Accessibility links

Кырымтатарлар турында яңа документаль фильм чыга


Катарда яшәүче журналист Кристина Пашин (Christina Paschyn) кырымтатарларга багышланган документаль фильмын беренче тапкыр ноябрьдә Амстердам кинофестивалендә күрсәтәчәк.

"Гасырлар буена кырымтатарлар, төрки телдә сөйләшүче мөселман халкы үз җирләрендә яшәгән. 1783 елда барысы да үзгәргән. Русия империясе ярымутрауны яулап алганнан бирле татарлар ватаннарын кире кайтару өчен көрәш алып бара", диелгән режиссер Кристина Пашин төшергән яңа документаль фильмда кереш сүзендә.

АКШта украин гаиләсендә туып үскән, Израилдә укыган Кристина Пашин Катар башкаласы Доһада яши. Бүгенге көндә аның язмалары, видеолары һәм мультимедиа проектлары дөньяның иң абруйлы һәм танылган басмаларында һәм телевидение каналларында чыга.

"Туган як өчен көрәш" ("A Struggle for Home") исемле фильмны Кристина өч ел элек, ягъни Русиянең Кырымны аннексияләвенә кадәр төшерә башлаган булган. Башта кырымтатар тарихы турында булыр, дип фаразланган әсәр нәтиҗәдә бөтенләй башка төсмердә килеп чыккан. "2014 елда аякка басып килгәндә генә халыкның иң куркыныч төше чынга ашты, Владимир Путин Кырымны яулады", ди фильм.

20-27 ноябрь Амстердамда Документаль фильмнар фестивалендә беренче тапкыр күрсәтеләчәк бу әсәрдә тарихчылар, 1944 елгы Сталин депортациясендә исән калганнар, урыс милләтчеләре, татар активистлары, кырымтатар җитәкчеләре белән әңгәмәләр урын алган.

XS
SM
MD
LG