Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаделлек эзләп табалмагач кулына корал алган"


Элекке депутат Фәрит Сафин
Элекке депутат Фәрит Сафин

27 октябрь Башкортстанның Гафури районы хакимият башлыгы Рамил Бухаров машинасына атучы элекке депутат Фәрит Сафин үз гаебен таныган. Ул бу адымга барырга җирле түрәләр мәҗбүр итте дип аңлата.

Район хакимияте бинасы янында торган “Тойота” джибына аткан чакта башлык бинадагы кабинетында була. Ату тавышына машина йөртүче йөгереп тышка чыккач, анда берничә ядрә эзен күрә. Озак та үтми, аткан кеше полициягә килеп, үзенең гаепле булуын таный һәм ау мылтыгын тапшыра. Ул Сәитбаба авыл шурасының элекке депутаты 50 яшьлек Фәрит Сафин булып чыга. Фәрит Сафин машинасында хакимият бинасы янындагы мәйданга килеп, ике тапкыр атуын әйтә. Ул кулына мылтык алырга җирле түрәләр мәҗбүр итүе белән аңлата.

“Депутатлыкка чыктым, хакимият түрәләре үз кешеләрен үткәрделәр. Субсидия сорадым – бирмәделәр. Нервларым какшау сәбәпле, шушы адымга барырга мәҗбүр булдым”, – ди ул. Хәзер аңа хулиганлык өчен биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.

Гафури районы башы Рамил Бухаров моңа игътибар итмәскә чакыра. “Машина бина артында тора иде. Ниндидер чирле бер Сафин аңа атып киткән. Монда ниндидер сенсация юк”, – дип аңлаткан.

Моңа җәмгыятьтәге "чир" сәбәпче булса кирәк

Фәрит Сафинның элекке хатыны Зилә Сафина сүзләренә караганда, заманында Фәритнең эшләре гөрләп барган. “Авыл йорты” исемле төзелеш ширкәтен җитәкләгән, анда ике дистәгә якын кеше эшләгән, 2000 елларда Сәитбаба авылы шурасы рәисе булган. Ләкин өч-дүрт ел элек эшләре аска тәгәри башлаган. Депутат итеп теркәмәгәннәр. Узган сайлауларда күзәтүче булып катнашкан һәм андагы тавыш бирүдә канун бозулар турында прокуратурага мөрәҗәгать иткән булган.

Башкортстанда кеше хокуларын яклаучы Леонид Чернов бу уңайдан Азатлыкка шуларны әйтте:

Леонид Чернов
Леонид Чернов

“Сайлауларда канун бозулар гадәти күренеш. Бездә хакимият хәер-фатихасыннан башка депутат булып узу мөмкин түгел. Фәрит Сафин узган ел Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка да язган булган, ләкин ул хатның аңа барып җитүе шикле. Андый документлар, гадәттә шул хатта гаепләү белдерелгән кешеләр кулына тапшырыла, анысы үч ала башлый. Гаделлек эзләп табалмаган кешенең кулына ни өчен корал ауын тикшерергә кирәк. Район башы аны "чирле" дип мәсьәләне читкә бормакчы, ләкин сәбәпләре тирәндә булырга тиеш.

Безнең “Кеше хокуклары өчен” Бөтенрусия хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсенә халыктан бик күп ризасызлык хатлары алынып тора. Алар арасында күпчелек Кушнаренко һәм Илеш районыннан. Өченче урында - Гафури районы. Илеш районында, мәсәлән, узган сайлауларда бик тырышып эшләгән өч авыл шурасы рәисен үткәрмәделәр. Фәрит Сафинның Сәитбаба авылы шурасы рәисе булганда юл төзетүен, күпер эшләтүен беләм. Халык аны хөрмәт итә. Без, кеше хокукларын яклаучылар, бу хәлне Сафинның “чире” белән генә аңлатырга җыенмыйбыз. Моңа гомум җәмгыятьтәге “чир” сәбәпче булса кирәк.”

XS
SM
MD
LG