Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч һәлакәте урыныннан 144 мәет Петербурга кайтарылды


Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Петербурда Каһирәдән очкычны көтә
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Петербурда Каһирәдән очкычны көтә

Петербурда Мисырдан кайтканда җиргә төшкән очкычта һәлак булганнарны тану башланды, беренче 144 мәет дүшәмбе иртән кайтарылды.

Мисырда очкыч казасында һәлак булганнарның бер өлешен Каһирәдән Петербурга кайтарып, мәетләрне тану башланды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Юлия Шойгу хәбәр итте.

31 октябрь "Когалымавиа" һава ширкәтенең Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортыннан Петербурга кайткан очкычы җимерелеп төшеп 224 кеше булды. Алар арасында 132 кеше Петербурдан, 46 - Ленинград өлкәсеннән, 34 - Русиянең башка төбәкләреннән (Новгород, Смоленски, Карелия, Красноярски). Петербур губернаторы Георгий Полтавченко 9268 рейсы юлчылары истәлегенә һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты, соңгы карарны аларның туганнары кабул итәчәк.

Дәүләтара авиация комиссиясе башкарма мөдире Виктор Сороченко, һәлакәт урынын тикшергәч, очкычның һавада ук шартлап төшкән булуы ихтимал, дип белдерде. Русия һәм Мисыр белгечләре "кара тартма"ларны тикшерә.

Петербурда өч көнлек матәм дәвам итә. Кичә шәһәрнең Сарай мәйданына һәлак булганнарны искә алыр өчен йөзләгән кеше җыелды.

XS
SM
MD
LG