Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка татарлары пәрәмәч сатып акча җыйды

Сулдан АТТА рәисе Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша, рәис урынбасары Илдус Әхмәдуллин

Американ Төрки-Татар Ассоциациясе ике ай эчендә өч тапкыр җыелып пилмән һәм пәрәмәч ясады. Аларны сатудан килгән өч мең долларга бинага һаваландыру җиһазы алыначак.

Калифорния штатының Берлингейм каласында урнашкан Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) бинасына кирәк булган һаваландыру җиһазына акча җыелды. Ел башында идарә өч мең доллар кирәк булачагын игълан иткәч, татарлар бу акчаны җыю юллары турында уйлый башлады.

Ноябрь һәм декабрь айларында җәмгыять әгъзалары өч тапкыр җыелып, пилмән һәм пәрәмәч бөкте, аларны суыткычта катырып ярминкәгә әзерләп куйды. 6 декабрь көнне 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч, өчпочмаклар һәм баллы бәлешләр сатылды, дип хәбәр итте Азатлыкка берләшмәнең әгъзасы Надия Батыров.

Максатка ирешелгән, өч мең доллардан артык акча җыелган. ATTA җәмгыятендә 250ләп актив әгъза бар. Алар бу чараны яратып җыела торган биналарын тагын да уңайлырак итү өчен оештырды. Кирәк булган акча бер ярминкәдән генә җыелмаган. Ел дәвамында җәмгыятьнең үз киемнәре һәм чәй чокырлары сатылган, тагын башка чаралар узган.

"Җәмгыятебезнең иң актив әгъзаләре килде ул көнне. Бердәм булып татарлыкны сакларга теләү хисе бик көчле бездә, ул хис булмаса андый эшне башкарып чыгып максатка ирешеп булмас иде", диде Надия ханым.

Калифорния татарлары пәрәмәч сатып акча җыйды

Барлыгы ул көнне татар җәмгыятенең 39 вәкиле килеп эшләде
1/11 Барлыгы ул көнне татар җәмгыятенең 39 вәкиле килеп эшләде
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
2750 пилмән ясалды
2/11 2750 пилмән ясалды
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Узган ел берләшмә рәисе Туран Апакай мондый ярминкәне берүзе оештырган булган
3/11 Узган ел берләшмә рәисе Туран Апакай мондый ярминкәне берүзе оештырган булган
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Пәрәмәч камырын Туран әнисе Мәрьям Апакай белән ясады
4/11 Пәрәмәч камырын Туран әнисе Мәрьям Апакай белән ясады
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
АКШка Австралиядән һәм Кытайдан күчеп килгән татарларның берничә буыны пилмән һәм пәрәмәч ясый белә
5/11 АКШка Австралиядән һәм Кытайдан күчеп килгән татарларның берничә буыны пилмән һәм пәрәмәч ясый белә
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Кемдер камыр ясаганда, икенчесе җәеп пәрәмәчне кыздыра торганда эш тиз бара
6/11 Кемдер камыр ясаганда, икенчесе җәеп пәрәмәчне кыздыра торганда эш тиз бара
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Һәр пәрәмәчкә камыр үлчәп салынды
7/11 Һәр пәрәмәчкә камыр үлчәп салынды
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Ярминкәдә өчпочмак сатылды
8/11 Ярминкәдә өчпочмак сатылды
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Берләшмә әгъзалары татлыларны алдан пешереп алып килде 
9/11 Берләшмә әгъзалары татлыларны алдан пешереп алып килде 
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Максатка ирешелде!
10/11 Максатка ирешелде!
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Сулдан: Татарлар берләшмәсе рәисе Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша һәм рәис урынбасары Илдус Әхмәдуллин
11/11 Сулдан: Татарлар берләшмәсе рәисе Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша һәм рәис урынбасары Илдус Әхмәдуллин
АКШның көнбатыш ярында яшәүче татарларның Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) биналарына һаваландыру җиһазы алырга дип үзләре пешергән камыр ризыгын сатып акча җыйды. 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч һәм башка төрле милли ризыкларны сатудан 3000 доллар акча чыкты.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG