Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар язучысы Азат Магазов белән хушлашалар


Азат Магазов
Азат Магазов

Уфада 89 яшендә иң өлкән татар язучыларының берсе Азат Магазов вафат булды.

Азат Магазов Башкортстанның Миякә районындагы данлыклы татар авылы Баязитта укытучылар гаиләсендә туып үсә. Күршедәге Җилдәр авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 17 яшендә армия сафларына алына. Сугыш барган 1943 елда хәрби хезмәткә алынган егет авиация эскадрильясы сафларында сугыш юлларын үтә. Ә инде тыныч тормышка кайтуга аны Харьков авиация штурманнары училищесына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, махсус белемле очучы ГДРда Совет хаскәрләре төркеменә хезмәткә чакырыла. Шуннан 1973 елда полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыгып туган якларга кайта.

Азат Магазов әдәби иҗат белән 1940нчы еллардан башлап шөгыльләнә. Шигырьләр, очерклар, хикәяләр яза. 1970нче елда “Шоңкар юлы” исемле тәүге повестен яза һәм ул 1975нче елда аерым китап булып басыла. Ике елдан соң “Очу” повесте басыла. Соңрак “Һаваларда йолдыз” , “Кыраудан соң миләш тәмләнә” повестьлары дөнья күрә. Аларның беренчесендә тәүге әсәрләрендәге кебек үк сугыштагы хәвефле хәлләр, очучыларның батырлыгы сурәтләнсә, калган әсәрләре “тыныч тормыш” турындагы сюжетка корылган.

Соңгы елларда “Үрге Димдә ай коена” дигән трилогиясен тәмамлады. Ул “Әйләнә тегермән ташы”, “Ага сулар...” һәм “И бу дөнья…” романнарыннан тора. Бу әсәрләрдә авторның туган ягы – Дим, Өязе елгалары буенда яшәгән кешеләрнең язмышы аша егерменче гасыр башыннан бу көннәргә кадәр авыл тормышы тарихи-психологик буяуларда сурәтләнә.

Магазовның татар, башкорт, һәм урыс телләрендә дистәдән артык китабы нәшер ителде.

Мәрхүм белән хушлашу 15 декабрь көнне Башкортстан язучылар берлеге фойесында оештырыла. Ул Уфа янындагы Көньяк зиратта җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG