Accessibility links

Кайнар хәбәр

Википедия сайты 15 еллыгын билгели


Татар Википедиясенең рәсми булмаган логотибы
Татар Википедиясенең рәсми булмаган логотибы

Һәркем яза алган, ачык эчтәлекле, күптелле Википедия онлайн-энциклопедиясе үзенең унбиш еллыгын билгели. Бу уңайдан йөзләрчә ил-шәһәрдә махсус чаралар оештырыла.

2001 елның 15 гыйнварында үз эшен башлаган Википедия сайты бүген үзенең унбиш еллыгын билгели. 15 ел эчендә әлеге энциклопедиядә 280гә якын телдә барлыгы 30 миллионнан артык мәкалә тупланган. Дөньяда популярлыгы буенча Википедия сайты бишенче урында тора, онлайн белешмәлекләр арасында исә ул - беренче урында.

Туган көн уңаеннан Википедия активистлары йөзләрчә илдә, шәһәрдә төрле чаралар үткәрә. Нигездә, ул Википедиядә язучыларының вики-очрашулары. Русиядә, Мәскәү һәм Петербурдан тыш, Башкорт Википедиясе оештырган вики-очрашу һәм Саха Википедиясе активистлары оештырган очрашу уза.

Татар Википедиясе юбилей уңаеннан аерым чара оештырмаса да, ай саен Казанда уза торган вики-очрашу гыйнвар азагына билгеләгән, дип хәбәр итте Азатлыкка Татар Википедиясе активистларының берсе Фәрһад Фаткуллин.

Википедиянең татар бүлегендә хәзерге вакытта 68 меңнән артык мәкалә бар. Башкорт Википедиясендә бу сан 35 меңнән артса, Кырымтатар бүлегендә 4,5 мең мәкалә тупланган.

Азатлык радиосының "Азатлыкта Википедия" дип аталган махсус шәлкеме эшләп килә. Анда Татар Википедиясендә дөнья күргән кызыклы язмалар урнаштырыла.

XS
SM
MD
LG