Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тугызынчы планета барлыгы ачыкланды, табасы гына калды


Рәссам күзаллавында тугызынчы планета сурәте
Рәссам күзаллавында тугызынчы планета сурәте

Калифорния институты астрономнары Майк Браун һәм Константин Батыгин Кояш системасының тугызынчы планетасын ачу турында игълан иттеләр. Галимнәр әлегә планетаны күрә алмаган, ләкин ике ел эчендә төгәл дәлилләр китерергә вәгъдә итә.

Пасаденада урнашкан Калифорния технология институты галимнәре Майк Браун һәм Константин Батыгин Кояш системасының тугызынчы планетасын ачу турында игълан иттеләр. Әлеге ачыш дәлилләнгән очракта, ул астрономия фәнендә агымдагы гасырның иң зур вакыйгасы булырга мөмкин.

Кайбер белгечләр андый ачышны хәтта Җир шарында яңа кыйтга табу белән тиңли. Әлегә Х планетасы дип аталган күк җисеме турында мәгълүматны галимнәр The Astronomical Journal журналында бастырдылар. Азатлык радиосы әлеге яңа планета турында сорауларга җаваплар тупларга тырышты.

Майк Браун (сулда) һәм Константин Батыгин
Майк Браун (сулда) һәм Константин Батыгин

Нинди планета ачылды?

Х планетасы якынча Нептун зурлыгында, авырлыгы Җир белән чагыштырганда ун тапкыр күбрәк. Күк җисеме Кояш тирәли 15 мең елга бер әйләнә.

Планетаның Кояштан ераклыгына килгәндә, бу сан 200 астрономик берәмлеккә тиң (Нептун белән Кояш арасыннан җиде тапкыр күбрәк). Ягъни, әлеге планета "Койпер биле"ннән дә ераграк, якынча Оорта болыты тирәсендә урнашкан.

Планетаны кем ачты?

Чынлыкта бу күк җисеме турында фаразлар инде 2014 елда ук күренде. Ул елны Джемини обсерваториясеннән Чедвик Трухильо һәм Вашингтонның Карнеги институтыннан Скотт Шеппард Nature журналында Кояштан 80 астрономик берәмлек ераклыгында 2012 VP113 объектын табу турында хәбәр иттеләр. ​

Яңа планетаның орбитасы
Яңа планетаның орбитасы

Шушы фаразны тикшерү максатыннан Майк Браун белән Константин Батыгин өстәмә тикшеренү уздырырга алына. Нептуннан да ераграк урнашкан күк җисемнәренә гравитация тәэсирен өйрәнеп, алар яңа планета барлыгын хисаплап чыгара. Тик әлегә бу компьютер модельләре һәм теоретик хисаплау нәтиҗәсендә ясалган ачыш булып тора.

Планетаны төгәл кайчан ачарлар?

Хәзерге вакытта планетаның булуы төгәл дәлилләнмәгән. Әйтик, Колорадо галиме Хал Левисон фикеренчә, Браун белән Батыгин нәтиҗәләрне иртәрәк ясый, башта аларны тикшерергә кирәк, дип саный.

Хәзерге вакытта Х планетасын табу өчен астрономнар Һавай утрауларындагы Subaru япон обсерваториясендә эшләргә җыена. Планетаны шулай ук Трухильо һәм Шеппард та эзләргә җыеналар. Белгечләр бу эш якынча биш елга сузылырга мөмкин дип фаразлый. Тик Браун һәм Батыгин күк җисемен ике ел эчендә табарга вәгъдә иттеләр.

Планета өслегендә нәрсә бар?

Бу әлегә билгесез. Константин Батыгин фикеренчә, ул Уран һәм Нептун белән бергә формалашкан. Димәк, аларның химик составы да охшаш булырга тиеш.​

Уран белән Нептун бозлы гигантлар рәтенә керә. Аларның атмосферасы водород, гелий, углеводород һәм боз кисәкчәләреннән тора. Планета өслеге аммиак һәм метан кушылмалы мантиядән торса, аның төше төрле металлар, силикат һәм бозлардан тора дип санала.

Кояш системасында Нептуннан соң планеталар ачу тарихы
Кояш системасында Нептуннан соң планеталар ачу тарихы

Нигә планета тугызынчы дип атала?

Бүгенге көндә Халыкара астрономия берлеге (ХАБ) Кояш системасында сигез планета барлыгын таный. Моңарчы системада тугыз планета дип саналса да, 2006 елда ХАБ Плутонны планеталар исемлегеннән чыгарды (Плутон үз орбитасында төп күк җисеме булмау сәбәпле).

Шулардан тыш кәрлә планеталар да бар, рәсми рәвештә биш андый күк җисеме танылган. Астрономнар якынча 40 кәрлә планетаны тапты, мондый төр җисемнәрнең саны 2 меңнән артырга мөмкин. Табылган Х планетасының исә кәрлә булмавы төгәл билгеле. Димәк, расланган очракта ХАБ аны тугызынчы планета дип танырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG