Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Вәсилә Фәттахова вафат


26 гыйнвар көнне танылган җырчы, Татарстан һәм Башкортстаның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат булды. Моның турында үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә радио алып баручысы Эльмир Булатов хәбәр итте.

Сишәмбе көнне танылган җырчы, татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова якты дөнья белән хушлашты. Иң зур танылуны аңа "Туган як" дигән җыр китергән иде.

Вәсилә Фәттахова Башкортстаның Белорет шәһәрендә туа. 1999 елдан Айдар Галимов театр-студиясендә эшли. Аның "Туган як" җыры татарлар арасында бар Русия буйлап тарала, җырны хәтта интернациональ дип тә атыйлар, кайбер төбәкләрдә аны татарлар белән башка милләт кешеләре дә башкара.

2015 елның 27 декабрендә Фәттахова икенче тапкыр бала таба. Шуннан соң аның сәламәтлек белән проблемнар булганы билгеле.

Иң танылган җырлар арасында шулай ук "Әйтелмәгән мәхәббәтем", "Ялгыз миләш", "Ач әле йөрәгеңне", "Кыз бала" кебек композицияләр бар.

Социаль челтәрләрдә йөзләрчә кеше 35 яшьлек җырчының үлеме сәбәпле кайгыларын белдерә, аның җырларын урнаштыра. Вәсилә 31 декабрь көнне генә туган көнен билгеләгән иде.

Җырчы белән хушлашу 28 гыйнвар көнне Уфада, Башкорт дәүләт филармониясендә иртәнге сәгать унда узачак.

XS
SM
MD
LG