Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Эйнштейн фаразлаган гравитацион дулкыннарны ачкан


Гравитацион дулкыннар ул - вакыт-фәза системында барлыкка килгән "шадраланулар"
Гравитацион дулкыннар ул - вакыт-фәза системында барлыкка килгән "шадраланулар"

Халыкара LIGO үзәге галимнәре рәсми төстә гравитацион дулкыннар эзләрен табулары турында игълан итте. Аларның барлыгын гасыр элек Альберт Эйнштейн фараз иткән иде. Ачыш өчен галимнәр Нобель бүләгенә ирешер дип көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне бер үк вакытта өч шәһәрдә (Вашингтон, Мәскәү һәм Пиза) узган конференцияләрдә LIGO дип аталган халыкара галимнәр обсерваториясе вәкилләре "гасыр ачышы"н игълан иттеләр. Махсус детектор-интерферометр ярдәмендә алар кара упкыннар берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән гравитацион дулкыннарны ачканнар.

Белгечләр белдергәнчә, ачышның әһәмияте гаять зур. Ул фәннең яңа тармагына, гравитацион-дулкынлы астрономиягә юл ача. Ачыш галәмнең күп кенә серләрен чишүдә ярдәм итәчәк дип көтелә. Мисал өчен, кара материя һәм кара энергияне тирәнтен өйрәнеп булачак. Мәгълүм булганча, әлеге күренешләргә галәм массасының якынча йөздән 95 өлеше туры килә.

Вашингтон һәм Луизина штатларында LIGO обсерваториясе үзәкләре
Вашингтон һәм Луизина штатларында LIGO обсерваториясе үзәкләре

Гравитацион дулкыннар ул - нәрсә? Эйнштейнның гомуми нисбәтлек теориясе нигезендә без гравитация вакыт-фәза геометриясе белән бәйле дип саныйбыз. Фәза геометриясе метрика буларак тасвирлана, шартлы рәвештә без аны "күпшакмаклы келәм" итеп тасвирлый алабыз. Ул - яссы, тик төрле авыр объектлар шадраланулар барлыкка китерәчәк. Шул шадраланулар нәкъ гравитацион дулкыннар була да инде.

Берәр объект елгада йөзгәндә дулкыннар барлыкка китергән кебек үк, вакыт-фәза яссылыгында гравитацион дулкыннар таралып йөри. Без яшәгән вакыт-фәзаны узганда аларның тәэсире була, тик ул сизелми диярлек, аны үлчәп булмый. Соңгы ярты гасыр дәвамында галимнәр бу дулкыннарны үлчәргә омтылды, һәм, ниһаять, алар моңа ирешә алган.

LIGO коллаборациясе бу гравитацион дулкыннарны инде егермегә якын ел ачарга тырышкан. Моның өчен ул АКШның ике штатында өч мең чакрым ераклыкта җиһазлар урнаштырган. Эш нәтиҗәсез баргач, детекторларны заманчалаштырганнар, аларның сизгерлек дәрәҗәсен арттырганнар. Һәм, нәтиҗәдә, уңышка ирешкәннәр.

Эшче төркемдә төрле ил галимнәре катнашкан, шул исәптән, Русия галимнәре дә. Шуларның берсе, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Валерий Митрофанов ачышның әһәмиятен "гасыр ачышы" дип атаган.

"Сигналны бездән якынча 1,3 миллион яктылык ел ераклыгында урнашкан ике кара упкыннан кабул иттек. Упкыннар бер-берсе тирәсендә әйләнеп, берләштеләр. Моның турында сигнал чыгарган гравитацион дулкыннарны без тота алдык. Шунысы әһәмиятле - бу гравитацион дулкыннарны турыдан-туры теркәү очрагы. Турыдан-туры булмаган теркәү очрагы өчен 1993 елда Нобель бүләге бирелгән иде", дип сөйләде ул Мәскәүдә узган конференциядә.

Гравитацион дулкыннар 2015 елның 14 сентябрендә, Казан вакыты белән 13:51дә теркәлә. Шуннан соң галимнәр озак вакыт дәвамында мәгълүматларны тикшерү эшләре белән шөгыльләнә. Октябрь аенда интернетта ачыш турында имеш-мимешләр тарала башлаган иде. Тик баштарак LIGO җитәкчелеге аларны кире какты. Барлык тикшерү эшләре тәмамлангач, ачышны игълан иткәннәр.

Гравитацион дулкыннарны ачкан өчен галимнәргә Нобель бүләге тапшырылыр дип саный белгечләр.

Белешмә. LIGO обсерваториясе АКШның милли фәнни фонды тарафыннан финанслана. Ул 1980 елда американ физиклары Кип Торн һәм Рональд Дривер тәкъдимнәре белән төзелә. Аның күләме 370 миллион доллар дип исәпләнә. LIGO обсерваториясендә тикшеренүләр шул ук исемдәге халыкара галимнәр коллаборациясе тарафыннан башкарыла. Аңа 15 илдән меңнән артык галим керә.

XS
SM
MD
LG