Accessibility links

Америкада татар йолдызы вафат булды


Чит илләрдә яшәүче татарларның мәдәниятен үстерүдә бик зур өлеш керткән Шәмсия Апакайның вафат булуы Мордовия татарлары өчен аерым бер мәгънәгә ия. Бөтен чыганакларда диярлек Шәмсия апаның туган урыны дип Петропавловск-Камчатски дип күрсәтелсә дә, Пенза архивының кәгазьләре 1914 елда Краснослободск өязенең Усть-Рахманка волостеның Йенә авылында яшәүче 40 яшьлек Хасән һәм 32 яшьлек Мәхмудә Деушевларның өченче баласы булып Шәмсия исемле кыз туганлыгын күрсәтә.

Бу Йенә авылы хәзер урысча Татарские Юнки дип әйтелә. Ул Мордовия Республикасының Торбеево районына керә. Бу авыл татар дөньясына күп кенә күренекле шәхесләр бирде. Мәсәлән, Шәмсия апаның әнисе Мәхмудәнең агасы Ибәтулла Китаев Йенә авылының бер мулласы булган. Аның улы, Шәмсия апаның ике туган энесе булып чыга, Әхмәт Китаев, Советлар Союзының күренекле рәссамы иде. Чит ил татарлары арасында билгеле шәхес булган инженер Равиль Селихметның да әтисе Кәшшаф Селихметов шул ук Йенә авылыннан. Аның агасы Инаятулла Селихметов Кытайда Харбин шәһәрендә имам булган. Шул ук Йенә авылыннан чыккан Хөсәен Килькеев Японияда Кобэ шәһәрендә имам вазифаларын үтәгән. Бөтендөнья татар лигасының мөхтәрәм рәисе Али Акишның бөтен кавем-кабиләсе шул ук Йенә авылыннан. Бу авылдан тамырлары булган тагы берничә күренекле чит ил татарын атарга була: Американың көнбатыш өлешендәге татар ассоциациясе җитәкчеләре аталы-уллы Сәит һәм Туран Кильки, Нью-Йоркта яшәүче инженер Илдар Агиш (ул озак еллар мондагы татар оешмасын җитәкләп барды), Канада татарларының оешмасы җитәкчеләре Талип Кудәки һәм Аяз Агиш. Нихаять, Русиянең теннис федерациясе җитәкчесе Шамил Тарпищевның да ата-анасы шул ук Йенә авылыннан.

Ничек кенә булмасын, Шәмсия апа Деушеваның гаиләсе узган гасырның 50 елларына кадәр Кытайда, Харбин шәһәрендә яши. Шәмсия яшь чактан ук бик чибәр, җыр яратучан кыз булып үсә, 30 елларда Харбинда үткәрелгән «Мисс Харбин» конкурсында җиңүче булып таныла. Кытайда хакимият коммунистлар кулына эләккәч, мондагы күп татарлар Австралия, Япония, Төркиягә китәргә мәҗбур була. Шәмсия апа да Япония һәм Төркиядән соң Америкага эләгә. Анда пенсияга чыкканчы зур бер авиакомпанияда эшли. Шәмсия апа гомере буена татар телен, мәдәниятен яратып кына калмады, ул аларны чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында пропагандалады, күп чит ил татарларына татар телен, татар җырларын өйрәтте. Советлар Союзында үзгәртеп кору заманы башлангач, чикләр ачыла башлагач, Шәмсия апа чит ил татарларыннан иң беренчеләре арасында Татарстанга килде. Аның тырышлыгы белән Казан һәм Америка татарлары арасында элемтәләр булдырылды.

Шәмсия апа һәм аның ире Салих абый Калифорния штатында, Бирлингейм шәһәрендә озак һәм бәхетле тормыш итте. Бирлингейм шәһәрендә берничә дистә татар яши. Аларның үз имамнары да бар – ул Дәййан Сафа. Дәййан хәзрәтнең дә әнисе шулай ук Мордовиядан икән.

Соңгы 15 ел эчендә Шәмсия апа һәм Салих абый Апакайның өйләрендә Русиядән килгән бик күп татарлар кунак булып китте. Шулар арасында күренекле татар җырчылары да – Айдар Галимов һәм Рафаэль Ильясов. Шәмсия апа аеруча Рафаэль абый Ильясов белән дус иде.

1993 елда Шәмсия апа Рафаэль Ильясов белән Мордовияга килеп Йенә авылында кунак булдылар. Шулай ук алар Сарански шәһәрендә һәм Ләмберә авылында татарлар белән очрашулар үткәрде. Очраклы рәвештә килеп чыкса да, Рафаэль Ильясов һәм Шәмсия Апакай Ләмберә районының 60 еллык юбилеена эләгеп, анда чыгышлар эшләделәр һәм бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Шул юбилейда Шәмсия апа Мордовия татарларын сәламлап шулай әйтте.

– Исәнмесез, сөекле милләттәшләрем, якташларым. Якташларым дип әйтәм, чөнки минем әти-әниләрем, әби-бабаларым сездән ерак түгел Йүнә авылында яшәгәннәр, анда үмер иткәннәр вә без аларның каберләрен зиярат итәргә дип юлга чыккан идек. Бүген менә шундый сезнең зур мәҗлесегезгә иҗтираз итәргә насыйп булды. Аның өчен без бик шат. Сезгә Калифорниядан сәламлар юлладылар дип әйтсәм, яңгыш булыр, чөнки алар минем монда булуымны белмиләр. Әмма минем үз исемемнән вә минем юлдашларым исеменнән сезгә бик зур сәлам.

Бу 30 сентябрьда Америкада, Калифорния штатында Бирлингейм шәһәрендә 93 яшендә вафат булган татар мәдәниятенең күренекле эшлеклесе Шәмсия Апакай иде.

Калифорния татарларының активисты Рукия Сафа сүзләре буенча, мондагы татар җәмгыяте татарларны күмәр өчен Бирлингейм шәһәреннән 15 километрда урнашкан Колма шәһәренең зияратының бер өлешен сатып алган икән. Алар үзләренең мәетләрен бөтенесен шунда күмә. Шәмсия апаны 2 октябрьда шул зияратта күмәргә дип 100гә якын кеше килә. Бирлингейм имамы Дәййан хазрәт матур итеп Шәмсия апаның җеназасын үткәрә.

Шәмсия апага изге Рамазан аенда вафат булып җирләнү бәхете бирелде. Ул татар мәдәнияте тарихында онытылмаслык бер шәхес булып калуга иреште. Рухы җәннәттә булсын. Амин.

Ирек Биккинин, Мордовия

XS
SM
MD
LG