Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аделаида татарлары Казаннан еракмы?


Австралиядәге татар-башкорт мәҗлесе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли
Австралиядәге татар-башкорт мәҗлесе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли

Австралия татар мәхәлләсе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли, Казанда татар телен куллану арткан, әмма әлекке елларда яшьләр милли җанлырак иде ди.

Бөтен дөнья Татар конгрессының IV корылтае үтеп китте, әмма аннан алган тәэсирләр әле онытылып бетмәде. Корылтай Казандагы һәм читтәге татарларга да, онытылмаслык очрашулар, яңалыклар алып килде. Корылтай көннәрендә “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә Австралия кунагы, Аделаидадагы татар-башкорт мәҗлесе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли булып китте. Ул безгә Корылтайда, Казанда алган тәэсирләр, Аделаидадагы һәм Казандагы татар яшләре, Татарстан башкаласының ничек үзгәрүе турында сөйләде. Хәзер шушы әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Сез Татарстаннан бик еракта яшисез, Аделаидан Казанга бер тәүлек буы, төрле кыйтгаларда туктап, очкычтан очкычка күчеп килүегезне сөйләдегез. Сезгә Татарстаннан хәбәрләр, яңа китаплар, дисклар барып җитәме?
Без нигездә, хәбәрләрне “Азатлык” радиосы аша алып торабыз. Аннан тыш, китаплар, CD, DVDларны без танышлар аркылы, почтадан алдырабыз, я килгәндә, шулай төяп кайтабыз да, барлык татарларга таратабыз, шуның белән хозурланып яшибез. Барлык гаиләрдә татар җырлары, концертлары бар. Җәмгыятебезнең татар мәктәбе бар, анда балалар булган уку программаларыннан файланып, татарча китаплар, әкиятләр укый. Ул якшәмбе мәктәбе. Антага бер тапкыр татар телен өйрәтәбез. Балалар анда тел генә түгел, татар гөреф-гадәтләрен, татар ашларын, киемнәрен, тарихын өйрәнә, дини тәрбияне ала.

Мөшәррәф Вәли һәм "Шатлык"
ансамбле кызлары
Хөкүмәт ягыннан милләтара концертлар үктәрелгәндә безнең кызлар, татар мәктәбенең “Шатлык” ансамбле чыгыш ясый. Алар биюләр бии, шигыйрь сөйли, хәзер татар җырларын башкара башлады, Австралиядә татарларны милли көйләр, милли киемнәр белән таныта алар. Аның белән үзләре дә горурланып яши.

“Казан” ансамбленең Аделаидага килүе, сабан туйебызда катнашуы, безнең яшьләребезне бик рухландырды. Без татарлар, йөлалар турында дәресләрдә сөйли идек, хәзер алар моны үз күзләре белән күрде. Бу килү аларга җанлы аралашу бирде, шатлык китерде, хәзер безнең яшьләр Татарстан дип талпынып тора. Алар элек тә талпынып тора иде инде. Хәзер алар Татарстанның авылын да күрергә тели. Ник дисәгез, безгә Татарстаннан “Ялан аяклы кыз”дигән берничә өлештән торган фильм килгән иде, яшьләребез шунда авыл тормышын күрде, аны бик яратты, Татарстандагы авылны күрергә кызыкты.
"Шатлык" ансамбле чыгыш ясарга әзерләнә
Казан яшьләренә Австралия татарларның бер вәкиле, Кәфия ханым яхшы таныш. Аның кебек Казанга килеп, Татарстанда озаграк яшәп китергә теләүчеләр юкмы?
Яшләр килергә тели, монда озаграк торып китәргә уйлый. Бәлкем килер, алла насыйп итсә, монда парларын табар. Анда табып булмый. Яшьләрне үз милләте белән кавышсын дип тәрбия алып барабыз. Конгресста да яшләр секциясендә катнаштым, эзләнүләрем шул яшьләр өчен. Алар безнең киләчәгебез, безнең татар җәмгыятендә эшләүләребез, милләтне ничек саклап калу турында уйлануларыбыз да, шул яшьләр өчен.
Элекке елларда, мин күргән яшьләр милли җанлырак иде, Хәзергеләр дә акыллы, фикерле егетләр-кызлар.
Австралиядә татарлар бар дип дөньяга искәртеп торучы, төрле илләрдә татар җырларын башкаручы тагын бер кеше – ул җырчы Золфия Камалова булды. Сез аның белән аралашасызмы?
Әйе, аралашабыз, ул Аделаидка килеп концерт куеп китте, татарча бик матур итеп җырлый, безнең сабан туйларыбызга да килгәне бар, концертлар куйганда хәбәр итеп тора. Ул хәзер Мельбурн шәһәрендә тора. Аралар ерагайды.
Соңгы елларда, Австралиядәге җирле халыкның читтән килгәннәргә, мөселманнарга мөнәсәбәт әйбәт түгел дигән хәбәрләр таралды. Сез моны сизәсезме?
Хөкүмәт ягыннан каршылыклар юк, халык арасында бу бераз сизелә инде, кешеләр төрлечә була бит. Яулык бәйләргә, динни йөлаларны үтәргә ирек куела. Түбән катламнарда әзрәк проблемалар бар. Югарыда - юк. Минем кызларым ислам коледжында укый, алар мәктәпне тәмамлагач, университетка барачак. Монда проблем юк. Дәрәҗәле урыннарда мөселман табиблар, мөгәлимнәр бар. Яулык бәйләгән укытучылар бар, һәркайсысы эшли, чикләүләр юк.
Мөшәррәф Вәли "Азатлык"ның Казан студиясендә
Австралиягә кайткач, андагы дусларыгыз белән очрашкач, Казанга булган сәфәрегез турында нәрсә сөйләргә җыенасыз, Казанда бик суык булды дип сөйлисезме?
Анда кеше кар белән рәсемгә төшеп кайт дип әйтеп калдылар, кар тансык анда. Корылтайның булуы, авылларга баруыбыз, Арчага, Сабага бардык, шуларны сөйләрмен. Анда бик яхшы каршы алдылар. Татарстанның шундый матурлыгы, мондагы концертларны, мондагы яшьләрне, мәктәптәге балаларның татарча укуларын сөйләрмен, кибетләргә керсәм дә татарча сөйләшләр, менә такси тотып килдем, аның йөртүчесе, татар егете белән татарча сөйләштек. Миңа хәзер үземә генә шәһәрдә йөрү бик рәхәт, элек татарча гына сөйләшеп йөри алмый идем. Бу елларда татар телебез нык үскән. Аллага шөкер, шатланып кайтып китәм.
XS
SM
MD
LG