Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез журналистлар хөкем ителде


Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреев
Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреев

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ике бәйсез журналистка хөкем карары чыгарды. Алар: “Мәйдан” газеты мөхәррире Айрат Дилмөхәммәтов һәм “Ревинформ” интернет сәхифәсе журналисты Роберт Заһреевлар. Алар мәгълүмат чаралары аша экстремистлыкка чакыруда хөкем ителде.

Тикшерү бүлеге башлыгы ярдәмчесе Светлана Абрамова әйтүенчә, сүз 2003 елда нәшер ителгән “Мәйдан” газеты кушымталары турында бара. Гаепләүче белдерүенчә, Дилмөхәммәтов илнең Конституция корылышына кизәнгән, инкыйлаб юлы белән ислам дәүләте төзергә чакырган.

Заһреев исә Дилмөхәммәтовның карашлары белән килешеп, аның язмаларын мөхәррирләп, Татарстанда 5 мең данә итеп бастырып чыгарган өчен хөкем ителгән.

Айрат Дилмөхәммәтов моңа кадәр шартлы ике тапкыр хөкем ителгән иде инде. Бу юлы мәхкәмә аны аямады - 6 елга колониядә утыртуга хөкем итте. Роберт Заһреев 3,5 елга колониядә утыруга хөкем ителде. Алар икесе дә мәхкәмәдә гаепләрен танымадылар.

Айрат Дилмөхәммәтов соңгы сүзендә үзенең язмаларында, башлыча, Коръәннән өзекләр китерүен әйтте. Үзенең хак юлда булуын белдерде. Роберт Заһреев соңгы сүзендә бу җинаять эшенең Башкортстанның элекке җитәкчеләре кушуы буенча кузгатылуын ирештереп, бүген ул сәяси көчләрнең карашына таянмаска иде, диде.
XS
SM
MD
LG