Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп каналы бар дөньяны үзенә карата


Катардагы "Әл-Дҗәзира"ның баш фатиры
Катардагы "Әл-Дҗәзира"ның баш фатиры

“Әл-Дҗәзирә” каналына игътибар арта бара. Ул гарәп дөньясын инкыйлабларга рухландырды.

Гарәп дөньясында чуалышлар барганда, андагы халыкның үз иртәләрен “Әл-Джәзирә” каналын караудан башлавы гадәткә әйләнде. Чөнки алар бары шушы телевидение генә дөрес мәгълүмат тәкъдим итә дип саный. Узган айда Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да чынбарлыкны чагылдыру сәбәпле, “Әл-Джәзирә”ның халык күңелен җәлеп итүен әйтте.

Чыннан да бу канал барысын да ачыктан-ачык бирә. Мисал өчен, Мисырда меңләгән халыкны утка тоту, олыларның гына түгел, балаларның да яралануын күргән гади халык моңа битараф кына карап тора алмады. Алар хакимиятнең рәхимсезлегенә ачынып, урамнардагы якташларын тулыландырды. Шуңа “Әл-Дҗәзирә” Якын Көнчыгыштагы реформаларга рухландыручы мәгълүмат чарасы булуын бүген күпләр таный.

Элек тә гарәп дөньясы яңалыклары белән таныштырып барган “Әл-Джәзирә” Туниста, Мисырда, Либиядә, Сүриядә хөкүмәткә каршы чаралар башлангач, аны тулы күләмдә яктырта башлады. Һәм бу “Әл-Джәзирә” каналын караучылар санын берничә миллионга арттырды. Һәм элек бу каналга зур игътибар бирмәгән АКШта да “Әл-Дҗәзирә”гә өстенлек бирүчеләр шактый күбәйде.

Әмир акчасын да, иреген дә бирде

Гомумән, бу гарәп телевизион каналы эшли башлагач, аны бик өнәп бетермәүчеләр шактый булды. Гарәпчәдән “ярымутрау” дип тәрҗемә ителгән “Әл-Джәзирә” иярчен каналы моннан 15 ел элек оеша һәм яңалыклар белән беррәттән, аналитик тапшырулар, ток-шоулар һәм документаль фильмнар күрсәтә. Аның штаб-фатиры Катарның Доһа шәһәрендә урнашкан. Һәм ул дөньяның 31 илендә үз бүлекчәләрен тота.

Катар әмире Хәмәд ән Хәлиф әл-Тани бу каналга елына 30 миллион доллар бүлә. Ул аңа бәйсез мәгълүмат таратуда иреклек бирә. Чөнки ул баштан ук Катарның мәгълүмат министрлыгына буйсынмый торган итеп эшләнә. Нәкъ шуңадыр, әлеге канал гамәлгә кергәч үк берәүләр аны Израилгә, икенчеләре Хәмәскә хезмәт итүдә гаепли. Чөнки тапшырулар чыга башлауга, анда Израил рәсмиләренә дә, Согуд Гәрабстаны диссидентларына да, феминистларга да, динчеләргә дә “мәйдан” бирелә.

Дәүләт сәясәтенә туры килмәгән язмалар өчен Согуд Гәрабстаны җитәкчеләре инде берничә тапкыр Катар әмирен әлеге каналны ябарга чакырды. Шулай ук Якын Көнчыгыш рәсмиләре дә бу телевидение җитәкчелегенә ачулы хатлар юллап торды.

Әмма бу бәрелешләр тугач, әлеге ачу инде түзә алмаслык булып “кабарды”. Ахыр чиктә Каһирәдәге “Әл-Дҗәзирә” телевидениесе бүлекчәсе бинасына һөҗүм ясалды, андагы журналистлар кыйналды, җиһазлары алынды һәм материаллары юк ителде.

Якын Көнчыгыштагы гарәпләр үзләре “Әл-Джәзира”ны дөреслекне яктыртучы бердәнбер канал буларак кабул итә. Һәм дөнья буйлап бу телевидениене үз итүчеләр арта.

“Әл-Дҗәзирә” Балканда да күрсәтә башлаячак

Якын киләчәктә “Әл-Дҗәзирә” Балканда үз тапшыруларын башларга җыена. “Азатлык” радиосының Балкан редациясе башлыгы Кнезевич Гордана әйтүенчә, аның баш бинасы Сараево шәһәрендә урнашачак.

“Анда телевидение, радио һәм интернет сәхифәсе булыр дип көтелә. Ул сентябрь аенда эшли башларга тиеш. Һәм анда мәгълүмат босняк, серб, хорват, македон, ягъни бөтен Балкан төбәгендәге телләрдә булачак”, ди ул.

Гордана сүзләренчә, анда эшләүчеләрнең саны 100-115кә җитәр дип фаразлана. Еллык бюджеты исә - 1,5 миллион доллар.

Бу яңалыкны ул үзе уңай дип бәяли. Аның фикеренчә, төбәктәге халык моңа бик мохтаҗ. “Әл-Дҗәзирә” исә киләчәктә социаль челтәрләргә нигезләнгән тапшыру да башламакчы. Ул 2 майдан күрсәтелә башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG