Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлемгә хөкем ителгән иран хатыны Төркиягә сыенды


Аштияне үлем җәзасына хөкем ителгән иде
Аштияне үлем җәзасына хөкем ителгән иде

Иранда таш белән үтерү (рәҗм) җәзасына хөкем ителгән Иранның бер хатын һәм аның хокукларын яклаган адвокаты Төркиягә сыенырга мәҗбүр булды. Моңарчы Мостафаи Иранда сәясәтчеләрнең һәм үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең хокукларын яклый иде.

Сакинә Аштияни исемле хатынның хокукларын яклаган адвокатның бер атна хәбәре булмады.

БМОның качаклар югары шурасы соңыннан Мөхаммәт Мустафаинең дә Төркиядән сыену таләп итүен белдерде.Зина кылу гаебе белән үлем җәзана хөкем ителгән 43 яшьлек Сакинә Аштияне Төркиягә сыенды. Чөнки Төркия Иран ватандашларыннан илгә керү өчен виза таләп итми.

Кеше хокуклары оешмалары бу хәлләрне күзәтеп бара. Аштиянең язмышы халыкара җәмәгатьчелектә борчу уятты.

Адвокат моннан кала таш белән үтерү хөкеменә каршы булган кешеләрнең интернет благын җитәкләде.

Мостафаи соңгы тапкыр таш белән үтерү хөкеменә тартылган Сакинә Аштиянине яклады.

Таш белән үтерү җәзасы

Иран хакимияте 1979 елдагы инкыйлабыннан соң зина кылган кешеләрне рәҗм, ягъни таш ыргытып үтерү хөкемен киң куллана башлады.

Соңгы елларда гына бу җәза башкалары белән алыштырыла башлады.

Иң соңгы гаеплене таш ыргытып үтерү очрагы 2007 елда булды.

Узган атнада Бразилия башлыгы Луиз Инасио Лула да Силва да Аштиянигә сыену хокукы бирә алачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG