Accessibility links

Лондон уеннары: тарихтан – бүгенгә


Бүгенге Лондон күренеше
Бүгенге Лондон күренеше

Бүген Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннары ачыла. Лондон уеннарына багышланган махсус шәлкемне Олимпия уеннарының тарихына һәм Лондон уеннарының үзенчәлегенә багышланган язма белән башлап җибәрәбез.

Билгеле булганча, Олимпия уеннарының тарихы борынгы Грециягә барып тоташа. Бу чараның әһәмияте шулкадәр зур булган ки, аны хәтта вакыт үлчәү чарасы итеп санаганнар (ул дүрт елга бер тапкыр узган). Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган, греклар бар игътибарын спорт бәйгеләренә юнәлткән. Ләкин бу гадәт борынгы Рим дәүләтендә бетерелә. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны юкка чыгару белән бергә Олимпия уеннарын да тыя.

Шулай да, күпмедер вакыт узгач уеннарны торгызу тырышлыклары күрелә башлый. Олимпиадага охшаш ярышлар Франция, Греция кебек илләрдә оештырыла. Ниһаять, француз бароны Пьер де Кубертен тәкъдиме белән Париж университетында узган халыкара конгресста 1896 елда Греция башкаласы Афинда Олимпия уеннарын уздырырга карар ителә. Уеннарны оештыру өчен махсус Халыкара Олимпия Комитеты төзелә.
I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 ил вәкиле катнаша. Олимпия комитеты уеннарны 4 ел саен төрле шәһәрләрдә уздырырга карар итә. 1992 елга кадәр кышкы һәм җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 елдан бу уеннар ике ел саен чиратлашып уздырыла башлый.

Очрашу урыны – Лондон

XXX җәйге Олимпиада уеннарын Лондонда үткәрү карары 2005 елда кабул ителә. Моңа кадәр Британия башкаласы бу ярышларны 1908 һәм 1948 елларда кабул иткән. Лондон быелгы уеннарга озак вакыт җитди әзерлек эшләре алып барды. Ярышларда иминлек моңа кадәр күрелмәгән чаралар ярдәмендә тәэмин ителәчәк диелә. Тәртип саклауга якынча 13 мең полиция хезмәткәре һәм 17 мең хәрби җәлеп ителә.

Олимпиада уеннарын ачу һәм ябу тантаналары махсус төзелгән бинада – Олимпия стадионында үтәчәк. Ул 80 меңгә кадәр кешене сыйдыра ала.

“Могҗизалар утраулары” дип аталган ачылыш тантанасының режиссеры – Оскар бүләге иясе Дэнни Бойл. Уеннарны Елизаветта II ачар дип көтелә. Ачылыш ахырында Пол Маккартни чыгыш ясаячак.

Лондон уеннарында 205 илдән 10,5 мең спортчы катнашачак. Ярыш төрләренә кайбер үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, бейсбол һәм софтбол уеннары програмнан чыгарылган.

Төп спонсор – фаст-фуд ширкәте

Мондый күләмле чаралар гаугасыз узмый. Сәламәтлек саклау мәсьәләсенә аеруча игътибарлы британ җәмәгатьчелеге уеннарның иганәчеләренә каршы чыккан. Дөньяның иң зур фаст-фуд (“тиз ризык”) McDonald's, иң танылган газлы суны җитештерүче Coca-Cola һәм низаглардан башы чыкмаган BP нефть ширкәтләре чыннан да спорт һәм сәламәт яшәү рәвешеннән ерак тора кебек. Шушы спонсорларга каршы чыгучылар арасында хәтта Британиянең медицина оешмалары да бар.

McDonald's исә гамәл белән җавап бирде. Уеннарда катнашучылар һәм тамашачылар өчен ризыкның 10%-ын тәэмин итәргә тиешле бу ширкәт менюга солы боткасын һәм табигый соклардан торган эчемлекләрне кертте.

Халыкара Олимпия комитеты рәисе Жак Рогге да протест белдерүләрне туктарга чакырды. Иганәчеләрнең исемлеге үзгәрмәячәк дип белдерде ул. Алай гына түгел, Лондон Олимпия комитеты шактый кырыс чаралар кулланырга булды. Рәсми спонсорларныкы булмаган ризыкларны брендлы пакетлардан гади пластик савытларга күчерергә кушылган. Җәмәгатьчелек моны спонсорларның мәнфәгатьләрен агрессив яклау дип бәяләде.

Гимн урынына – рок

XXX Олимпия уеннарының гимны да үзенчәлекле булачак. Аны Muse исемле альтернатив рок-төркеме башкарачак. Survival дип аталган бу композиция күпләргә урынсыз дип тоелды. Шулай да, аның яклаучылары да күп. Без сезгә шул җырны тәкъдим итеп, фикерләрегезне көтеп калабыз:

XS
SM
MD
LG