Accessibility links

Кайнар хәбәр

Eurovision 2011 җыр бәйгесендә Азәрбайҗан җиңде


Эльдар Касыймов һәм Нигәр Җамал (Ell&Niki) дуэты
Эльдар Касыймов һәм Нигәр Җамал (Ell&Niki) дуэты

15 май якшәмбегә каршы төндә Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә Евровидение җыр бәйгесенең 2011 ел финалы тәмамланды. Азәрбайҗан дуэты Эльдар Касыймов һәм Нигәр Җамал (Ell&Niki) башкаруында Running Scared җыры җиңүче дип табылды.

Eurovision 2011 бәйгесенең иң яхшы җырын сезнең игътибарга кабат тәкъдим итәбез:



Европаның 43 илендә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәсендә Ell&Niki дуэты 221 тавыш казанды. Икенче урында Италиядән Raphael Gualazzi (189 тавыш) һәм өченче урында Швециядән Eric Saade (185 тавыш).

Шулай итеп, киләсе елга Eвровидение бәйгесе Бакуда үтәчәк.

Eurovision: 25 җыр сайланды. Финалда кем җиңәр?

13.05.2011

12 май кичендә үткән икенче ярымфинал нәтиҗәсендә финалистлар исемлегенә тагын ун илнең вәкиле өстәлде: Эстония, Румыния, Молдова, Ирландия, Босния һәм Һерцеговина, Дания, Австрия, Украина, Словения һәм Швеция.

Шулай итеп, 14 май көнне финалда чыгыш ясаячак 25 башкаручының барысының да исемнәре мәгълүм булды. Азатлык сәхифәсендә бу җырларны тыңлап, финалны көтеп тормыйча, иң ошаган җырга тавыш бирә аласыз.

Eurovision 2011: унбиш финалист инде билгеле

11.05.2011

10 май кичендә үткән беренче ярымфинал нәтиҗәсендә финалистлар исемлегенә тагын ун илнең вәкиле өстәлде: Сербия, Литва, Греция, Азәрбайҗан, Грузия, Швейцария, Маҗарстан, Финляндия һәм Исландия.

Евровидение бәйгесе кагыйдәләренә күрә, аны оештыруга зур өлеш керткән Европаның биш “зур” иле - Британия, Франция, Германия, Испания һәм Италия финалга сайлаусыз үтә.

Шулай итеп, 14 май көнне финалда чыгыш ясаячак унбиш башкаручының исеме билгеле булды. Азатлык сәхифәсендә бу җырларны тыңлап, финалны көтеп тормыйча, иң ошаган җырга тавыш бирә тора аласыз.

Eurovision 2011: “җиңүче” инде билгеле

10.05.2011

Һәр ел саен, май ае җитеп, Евровидение финалы көне якынлаша башлагач, бу тамаша тирәсендә шау-шу, ыгы-зыгы арта. Берәүләр бу бәйгене җитдигә алып, теге йә бу җырчының җиңү ихтималы турында бәхәсләр корса, башкалар бу ярышны сыйфатлы җыр һәм югары сәнгать белән бер бәйләнеше дә булмаган арзан тамаша дип кабул итә.

Әмма, ничек кенә булмасын, финал төнендә дөньяның дистәләрчә илендә йөзләрчә миллион кеше телевизор экраннарына текәлеп, туры эфирда барган тамашаны ахырына кадәр күзәтә.

1956 елдан бирле үткәрелеп килүче Евровидение бәйгесе, спорт ярышларын санамаганда, дөньяда иң популяр чараларның берсе санала. Елына карап, бу тамашаны 400-600 миллионга кадәр кеше карый.

Быелгы бәйгедә барлыгы 44 ил катнаша. 10 һәм 12 май кичләрендә ярымфиналлар, 14 май кичендә финал үтәчәк. Иң яхшы җыр, гадәттәгечә, телефон аша тавыш бирү нәтиҗәсендә хәл ителә. Бу да тамашага җәлеп итү сәбәпләрнең берсе булып тора.

Шулай итеп, финалга санаулы көннәр калып бара. Ул арада, Босния-Һерцеговинадан Dubioza төркеме 2011 елның "җиңүче" җырын инде билгеләп тә куйган. Евровидение бәйгесеннән көлеп язылган бу җыр Youtube сәхифәсендә урнаштырылган:



Евровидение бәйгесенә шаяртып караучылар бер Босниядә генә түгел. Беларус быелгы бәйгегә “Мин Беларусны яратам” дигән патриотик җыр җибәргән. Беларусның танылган авторы Левон Вольски бу җырга пародия язган. Ул ике кешенең бәхәсе рәвешендә язылган – оппозиция активисты беларус телендә илдәге хәлләр, оппозициянең бастырылуы турында җырласа, президент Лукашенка тарафдары инглиз телендә “Мин Беларусны яратам” дип рефрен әйтә.




Финалга чыгучылар:

(чыгыш ясау тәртибендә)

01. Финляндия (Paradise Oskar - Da Da Dam)



02. Босния һәм Һерцеговина (Dino Merlin - Love In Rewind)



03. Дания (A Friend In London - New Tomorrow)



04. Литва (Evelina Sašenko - C'est Ma Vie)



05. Маҗарстан (Kati Wolf - What About My Dreams?)



06. Ирландия (Jedward - Lipstick)



07. Швеция (Eric Saade - Popular)



08. Эстония (Getter Jaani - Rockefeller Street)



09. Греция (Loucas Yiorkas feat. Stereo Mike - Watch my dance)



10. Русия (Алексей Воробьев - Get You)



11. Франция (Amaury Vassili
- Sognu)



12. Италия (Raphael Gualazzi - Madness Of Love)



13. Швейцария ( Anna Rossinelli - In Love For A While)



14. Британия (Blue - I Can)



15. Молдова (Zdob și Zdub - So Lucky)



16. Германия (Lena - Taken By A Stranger)



17. Румыния (Hotel FM - Change)



18. Австрия (Nadine Beiler - The Secret Is Love)



19. Азәрбайҗан (Ell/Nikki - Running Scared)



20. Словения (Maja Keuc - No One)



21. Исландия (Sjonni's Friends - Coming Home)



22. Испания (Lucía Pérez - Que Me Quiten Lo Bailao - They Can't Take The Fun Away From Me)




23. Украина (Mika Newton - Angel)



24. Сербия (Nina - Čaroban)



25. Грузия (Eldrine - Eldrine)



Шушы 25 җырның берсенә Азатлык сәхифәсендә тавыш бирә аласыз.

XS
SM
MD
LG