киләсе тапшыру
шимбә тапшыруы (кабатлау)
22:00 - 23:00

 
тавыш бирү
... ... ...
 








 
 
 
башка телләр
 
 
партнерлар



 
 

татарстан

Дини вә милләтче экстремизм, нинди син?

Өч ел эленеп торучы Альберт Галиев, Илнур Әхмәтшинны эзләү анкеталары

01.08.2008

Казанда куәт органнары эктремизмга каршы көрәшә. Тик бу көрәшне мөселманнар, аларга карата эзәрлекләү, дип атый.

“Татмедиа” агентлыгында экстремизмга каршы торуга багышланган матбугат очрашуы узды. “Дини һәм милләтче экстремизмга каршы тору” атлы чарада ФСБ, Эчке эшләр министрылыга һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре катнашты.

 

Кытай үрнәге һәм толерант “тоталитаризм”

 

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Евгений Шляхтин, Михаил Горбачевтан соң Русиядә  экстремизм проблемасы килеп туды, диде. Ул Кытайны үрнәк итеп куйды. Шляхтин, Кытайда экстремизм белән нәтиҗәле итеп көрәшә беләләр, дип саный.  

Берочтан ул җәмгыятьтә толерантлык, үзара тату яшәү гадәте барлыгын да искәртте. Тик бу сүзне ул ялгыш кабатлады: “тоталитаризм” дип. Татарстанда экстремизм очрый, тик алар белән куәт органнары нәтиҗәле көрәшеп килә икән. Казанда шул исәптән “мәҗүсилеккә бирелгән” урыс милләтчеләрен дә утыртканнар.

 

Шулай да сүз асылда ислами фикердәге экстремистлар, шул “толерантлык” кысасына сыймаганнар турында барды. Әйтик, 2004-2005 елларда шулар тарафыннан әзерләнгән 11 терракт тыелды, дип хәбәр иттеләр. Аларны оештырырга хыялланучылар тоткарланган, утыртылган икән. Әле дә шундый эшләрне әзерләүдә гаепләнүче өч кешене эзлиләр икән. Икесе татар, берсе чечен.  Журналистларга фотоларын күрсәттеләр. Ул диварларда инде өч ел буе эленеп торучы Альберт Галиев, Илнур Әхмәтшинны эзләү анкеталары инде.
 
Очрашу бергә-бергә ярдәмләшеп көрәшү турында барды. Каләм ияләре дә җавапсыз калмады. Бер татартелле
журналист, мәчетләрдә күренгәләүче таблигъчы  һәм башка агымнарны тыярга теләмисезме, дип сорады. 

 Вөҗдан иреге бар

Евгений Шляхтин һәм Венера Абдулхаева

Аңарга җавапны куәт органнары түгел, ә хөкүмәт каршындагы махсус шура вәкиле җавап бирде. “Мәчетләргә Исламның төрле юнәлешендәге ышанучылар килергә мөмкин. Ләкин аларны беркем дә, берничек тә иман йортыннан читләштерә алмый”, ди Татарстан хөкүмәте  каршындагы дин эшләре буенча шура рәисе урынбасары Венера Абдулхаева. Ул илдә сүз һәм вөҗдан иреге бар, дип саный.

 

Дин эшләре буенча шура вәкиле хәнәфи мәзһүб традицияләрен сакларга кирәк, ди. “1917 елгы инкыйлабка кадәр, бабалар Ислам диненең әбү-хәнифә мәзһүбе буенча эш иткән. Бу бүген дә дәвам итә. Без, ниндидер читтән кергән агымнар тәэсиренә бирелмичә, шушы гадәтләрне саклап, алдагы буыннарга да илтеп җиткерә алсак иде”, диде Абдулхаева.

 

 “Экстремист” дип эзәрлеклиләр, диләр

 

Алсу Мәҗитова

Алсу Мәҗитова - “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе. Ул: “Мөселман хатын-кызлары безгә еш мөрәҗәгать итә. Ирләрен бер гаепсезгә, мәчеттән алып китеп, кыйнап газаплыйлар икән”, диде. Аларга соңгы арада “Ихлас” мәчете мәхәлләсе борчуларын еш җиткерә икән. Аны соравы җыелыш беткәч, "шыпырт кына" бирелде. Моңарга җавап итеп Венера Абдулхаева: “Милиция тоткарласа инде, бу катлаулы сорау", ди. Ул органнар кешене бер гаепсезгә генә тоткарлый алмый, дип саный.  

 

Ә “Ихлас” мәчете имам ярдәмчесе Рөстәм Сафин исә, экстремист дип гадәти мөселманнарны эзәрлекләүләрен әйтә. “Мин мөселманнар бердәм булырга тиеш дип догалар кылам, вәгазьләр укый идем. Өемә тентү белән керделәр. Мине экстремизмда гаепләргә телиләр”, диде ул хәбәрчегә. “Аеруча мөселманнарга авыр. Аларны даими тоткарлыйлар”, дип ул. Шул ук мәчеттә имам булып торучы Әзхәр хәзрәт тә шуны раслый. Ул дини даирәләрдән артык нык шикләнүләрен күрә. 

“Ихлас” мәчете янында торучы Гәүһәрия Садыйкова гомумән, “1937 ел килде” дип зарлана. “Ул вакытта да алар чит фикер белән көрәшәбез дип татарның иң зыялы кешеләре – Солтан-Галиев, Тинчурин кебек нәселләрне корытты. Хәзер дә шул эш”, ди ул. Ул Рөстәм Сафинны юкка тинтерәтәләр, аның гаебе юк, дип уйлый.

Ә Рөстәм Сафинның адвокаты Рөстәм Вәлиуллин мөселманнарны гаепләү куәт органнарында эшләүчеләргә чираттагы пагон, орден алу өчен кирәк дип саный. Татарстан татарлары һәм мөселманнары кебек хокукый яктан белемсез, битараф кешеләр юк. "Болай “ә дигәнгә, мә дип” торсалар сезне даими утыртып торачаклар”, дигән иде ул.

 

Ирек кайда тәмамлана?

 

Шулай итеп, ике як ике фикердә тора. Экстремизм  белән башка фикерлелек, “инокомыслие” арасында чик кайдан уза? “Экстремизм – ул башка кешеләргә, аларның исәнлегенә зыян китерү. Ә башка фикерләр демократик илдә була ала. Бездә сүз иреге тыелмаган”, ди Венера Абдулхаева

Сезнеңчә, татар-башкортта дини һәм милләтче экстремизм бармы? Сезгә "салафитлар", "тәблигъчылар", "фәйзрахманчылар", "нурчылар" очраганы булдымы? Алар экстремистмы, әллә башка фикердәгеләрме? "Экстремист", "террорчы", "милләтче", "исламчы" һәм башка гаепләүләр еш очрыймы, алар урынлымы?  
 
 
Фикерегезне безнең форумда әйтегез!
исем *
кайдан *
адрес
фикер *
Фикерегезне языр алдыннан башта безнең форум кагыйдәләрен укыгыз! Кагыйдәләргә туры килмәгән фикерләр форумда урнаштырылмаячак.
 
 
  җибәр  
 
 
 
1-8, җәмгысы 8
кем: Ханифа кайдан: РФ
19.08.2008 21:40
Стоящие у руля управления политики в отношении ислама и мусульман русские и евреи, в частности Виталий Наумкин, позиционирующий себя как исламовед, на вопрос корреспондента информагенства, подконтрольного ОВЦС РПЦ Московской Патриархии -http://www.interfax-religion.ru/?act=interview&div=192
Как Вы оцениваете заявления некоторых исламских деятелей, в частности, муфтия Нафигуллы Аширова и Гейдара Джемаля и их сторонников, которые считают, что российское государство притесняет мусульман, и периодически выставляют власти ультиматумы?
Отвечает:
- Я сожалею, что такой авторитетный деятель, как Нафигулла Аширов, так думает. А ультиматумы наносят ущерб самим же мусульманам. Россия - многонациональное и поликонфессиональное государство. Все, кто делают эти заявления, должны понимать, что в ней преобладает русское православное население, и государство обязано обеспечивать интересы этого большинства. Конечно, в равной степени, как и мусульманского меньшинства, коренного населения России. Но как раз сейчас можно приехать в любой субъект Российской Федерации и увидеть мечети, массу верующих, которые имеют возможность отправиться в хадж. Российская исламоведческая наука переживает период расцвета, открываются исламские учебные заведения, развиваются исламские СМИ, государство выделяет финансирование, поддерживаются мусульманские общины верующих.(Ханифа: деньги не государственные, а полностью исламских стран и исламского бизнеса в России, в то время как деятельность РПЦ МП финансируется властью или в принудительно-добровольном порядке бизнесом). А мы не понаслышке знаем, каким бывает ущемление верующих.

Говоря о якобы существующих притеснениях мусульман, можно нанести ущерб и межрелигиозному диалогу в нашей стране. Это не отвечает интересам самих же мусульман. Поэтому в высказываниях на эту тему необходимо осознавать свою ответственность. При этом лидеры мусульманской уммы, естественно, правы, когда решительно выступают против отдельных фактов исламофобии, в защиту прав любого члена общины."

Власть московского Кремля в полном согласии с Московской Патриархией проводят в стране исламофобскую политику. Исламофобия - это государственный заказ. И этому есть масса примеров, начиная с заказов на посадку и пытки в отношении имамов, массовых притеснений мусульман, используя притиворечия или даже покровительствуя противоречиям в исламской среде (а где их нет,в той же православной?), вертикаль кремлевской власти прилагает, где только возможно, все усилия, чтобы не дать возможностей строить Мечети, взять хотя бы в той же Москве.Столько новых районов, но ни в одной (кроме все того же Отрадного, где мусульманин в 1995 г.-успел в благоприятные времена на свои деньги одновременно построить Мечеть, церковь и синагогу),не дают строить Мечеть, для этого находятся тысячу причин. В районе Марьино, Люблино, во всех др.районах Юго-Восточного округа столько проживает мусульман, но ни в одной до сих пор нет ни одной Мечети.А церкви как грибы после дождя строят и грохают и не одну в каждом районе.


кем: мохим тугел кайдан: казан
06.08.2008 16:58
Ваххабчы була алар.

"Салафиты, или ваххабиты, основное распространение в Саудовской Аравии".

кем: . . . кайдан: Казан
05.08.2008 22:56
Салафитлар кем ул?

кем: Радик кайдан: Казан
04.08.2008 13:35
Рөстәм дорес яза.

кем: Рөстәм кайдан: Уфа
03.08.2008 20:34
Экстремизм белән инокомыслиедә чик юк чөнки ул чикне гел дәүләт куя ә дәуләт гел үз интересын куалый. Бу очракта дәуләт интересы урсылар интересы. Шуңа күрә татарлар хәм башкортлар нәрсә эшләсәдә ул ЭКСТРИМИЗМ. Менә шулай дуслар системаны сындырмыйчы анарга каршы барып булмый.

кем: HalfreT; кайдан: Tat.- BaSh to'ba'k
02.08.2008 17:22
Azatlik radio! Fiker: -
Hämmädä üzen kürsätäse, axir çiktä üzeňne tanitu torğan xiyal, niyät qorolişi tora. Sevil illärdä bu töşen-çägä Moda çeltäre avazdaş. Moda ,
Rusiä cirlektä, bigräk tä ölkän buin taraftan tänqiyt utina alina. Ägärdä milli kiem böten yaqtan fol'-qlor artistlarçä uramnarda cäelä ikän, bu töbäk xakimiäte millätçe möher qullana. Şuşi ptinsiptän dini väkillär dä bäyälänä. Küptörlelek, şuluq BMO cielmasi, krizis xälendä ikän.
Rusiä demokratik küptörlelekkä
äzerme ‘moda-milli’ töşençälärdä aerimlaw bulmasqa?
Fiker tammam.

кем: Bulat кайдан: Alabuğa
01.08.2008 19:27
İserek urıs ayusı üzene tağın doşman ezli başlağan, çönki kemne de bulsa qıynap, ğazaplap 'dönya cemeğat'çele qarşında abruy qazanası' kile. Anın bu başbaştıqlığın tuqtatırğa nigedir 'terrorizm', 'ekstremizm' dip atap yörtele torğan köç üzen eli aqlarğa ölgermegene bik qızğanıç. Yeğni Rusiye möselmannarı arasında terrorizm çınnan da taralğan bulsa, irtege min qara kiyem kiyep, 15 kilogramm trotil salınğan buqçamnı arqağa asıp uramğa çığar idem.
Qısqası, bu urıs bezge tınıçlap yeşerge bireme, yuqmı?!

кем: S. . . кайдан: Qazan
01.08.2008 17:53
Ваххабчылар да, тәблигъчы, нурчыларны баккан бар. Барысы да ахле-сунна дип уйлаган идем.
1-8, җәмгысы 8