Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Гаудеамус» татарча яңгырармы?


"Әллүки" берләшмәсе кураторы язучы Халисә Ширмән
"Әллүки" берләшмәсе кураторы язучы Халисә Ширмән

Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында эшләүче “Әллүки” яшь иҗатчылар берләшмәсендә тормыш кайный. 11 ноябрь көнне узган берләшмә утырышы програмы кызыклы һәм бай булган.

Уку елында оешманың икенче утырышы иде бу. Сүз уңаеннан, куратор булып бу елны татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы доценты, язучы Халисә Ширмән билгеләнде. Ул утырышны остаханәдән башлады. Студентларга шигърият һәм проза нигезләре, әдәби әсәрләренең идеясе кебек темалар тәкъдим ителгән иде.

"Әллүки"нең шигырьләр җыентыгы тышлыгы
Остаханәдән соң “әллүкичеләр” 1нче курс студенты Гөлназ Гатауллина иҗатын тикшерүгә керештеләр. Мәктәпне әле күптән түгел генә тәмамласа да, Гөлназ тирән эчтәлекле һәм метафораларга бай шигырьләре белән барысын да таң калдырды. Әлбәттә, кайбер тәнкыйть сүзләре дә яңгырады, ләкин “әллүкичеләр” Тукайның “тәнкыйть – кирәкле шәйдер” сүзләрен истә тотып, аны алга үсеш өчен кулланалар.

Утырышта каралган тагын бер мөһим мәсьәлә – декабрь аенда үткәреләчәк Шигъри сабантуйны оештыру мәсьәләсе булды. Быел бу чара бөек татар шагыйре Хәсән Туфан тууына 110 ел тулуга багышлана. Шигъри сабантуй програмын һәм катнашу шартларын тиздән күптән түгел ачылган “Әллүки” сайтында табып булачак.

Шулай ук тагын бер кызыклы мәгълүматны җиткерәсе килә. Шигъри сабантуй кысаларында “Гаудеамус” җырына татарча куплет язу бәйгесе игълан ителде. Билгеле, "Гаудеамус" – XIII-XIV гасырларда латин телендә язылган халыкара студентлар гимны. Гадәттә, Русия югары уку йортларында өч куплетны латин телендә яңгыратып, дүртенче куплетны рус телендә җырлыйлар. Әлегә гимнның татарча сүзләре юк. Шул татар куплетын булдыру максатыннан махсус бәйге игълан ителде. Үз вариантларыгызны shirmanx@yandex.ru адресына җибәрә аласыз.

Рашат Якупов

КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының 1нче курс студенты
























Gaudeamus igitur

Gaudeamus igitur,
Juvenes dum sumus!
Post jucundam juventutem,
Post molestam senectutem
Nos habebit humus!

Ubi sunt, qui ante nos
In mundo fuere?
Vadite ad superos,
Transeas ad inferos,
Hos si vis videre!

Vita nostra brevis est,
Brevi finietur.
Venit mors velociter,
Rapit nos atrociter,
Nemini parcetur!

Vivat Academia!
Vivant professores!
Vivat membrum quodlibet!
Vivant membra quaelibet!
Semper sint in flore!

Vivant omnes virgines
Graciles, formosae!
Vivant et mulieres
Tenerae, amabiles,
Bonae, laboriosae!

Vivat et res publica
Et qui illam regit!
Vivat nostra civitas,
Maecenatum caritas,
Qui nos hic protegit!

Pereat tristitia,
Pereant osores!
Pereat diabolus,
Quivis antiburschius
Atque irrisores!
XS
SM
MD
LG