Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманадан калышмас өчен татарга фэнтэзи кирәк


Британ кызлары Лондон кибетендә яңа гына чыккан «Һарри Поттер» китабына куана
Британ кызлары Лондон кибетендә яңа гына чыккан «Һарри Поттер» китабына куана

Хәзер бар дөнья буйлап балалар һәм яшьләр хушы китеп фэнтэзи китаплары укый. Алай гына да түгел, шул китаплар нигезендә фильмнар төшерелеп, авторлары миллионнар туплый, ул әсәрләрнең сюжетына корылган санак уеннары күпләрнең мәхәббәтен яулый. Фэнтэзи ниндидер бер сихри көчкә ия, чөнки аның үз фәлсәфәсе, мәгънәсе бар.


Хәзерге фэнтэзиның «атасы» саналган Толкин исеме һәркемгә диярлек таныш. Ә Һарри Поттер турында романнар сериясенең даһи авторы Джоан Роулинг бүгенге көндә иң атаклы фэнтэзи язучысы. Аларның әсәрләрен укыйлар, карыйлар, уйныйлар. Аларның геройларына гашыйк булалар һәм күрә алмыйлар. Алар – кан коймыйча инкыйлаб ясаучылар.

Ни кызганыч, дөньяның иң күркәм фэнтэзи әсәрләре туган телебезгә тәрҗемә ителмәгән. Татар укучысы «Балдаклар хакимдарын» һәм «Һарри Поттер»ны урыс тәрҗемәсеннән, яки оригиналдан укырга мәҗбүр. Татар телендәге Поттер күпләргә тансыктыр, ләкин тәрҗемәгә алынучылар юк. Ә бит Һарри Поттерның шулай “татарча” сөйли башлавы гына да туган телебезнең яшәешенә, үсешенә никадәр файда китерер иде. Дөрес, камил тәрҗемәләрне уку нәтиҗәсендә һәркем үз туган теленең грамматикасы вә орфографиясендә камилләшә ала. Чөнки Роулинг, Толкин кебекләрне укучылар күп, аларга игътибар бирелми калмаячак. Димәк, андый тәрҗемә китапларга хәзерге татар яки рус әдипләренең әсәрләренә хас аз популярлык бәласе төшмәячәк.

Тәрҗемә – тәрҗемә инде ул, анысы шулай. Ул әсәрнең кайбер «кытыршы» якларын шомартырга да, кайвакыт исә аны коточкыч дәрәҗәдә үзгәртергә дә мөмкин. Шул ук Һарри Поттер белән бер мисал: русча тәрҗемәдә персонажларның исемнәре оригиналдан нык үзгәртелгән, мәсәлән, төп антагонист – Лорд Волдеморт Волан-де-мортка әйләнгән. Башка «кытыршылыклар» да монда бик күп. Татар тәрҗемәләренә дә, алар була калса, бу нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк.

Икенче мөһим проблема – татар әдәбиятының фэнтэзи жанры, дөресрәге, аның булмавы. Халык әкиятләрен санамаганда, бездә ул юк диярлек. Ә татарга бу жанр бик кирәк. Фэнтэзи, аерым алганда, альтернатив тарих ярдәмендә без, мәсәлән, үзебезнең милли идеологиябезне, үз милли фәлсәфәбезне, максатларыбызны киң дөньяга һич курыкмыйча белдерә алабыз, чөнки мондый «әкият»ләр өчен инде безне экстремизмда гаепли алмаячаклар.

Гомумән, беренче карашка сәер яңгыраса да, фэнтэзи, фантастика, әкиятләр - чынбарлыкны иң дөрес итеп чагылдырып бирүче әсәрләр алар. Татарга да үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә тылсым призмасы аша карарга вакыт. Көчле сюжетлы, гаҗәеп маҗараларга бай, эчке фәлсәфәгә ия чын татар фэнтэзи әсәрләре безгә күптән тансык. Дөрес, Батулланың «Алып батыр маҗаралары» һәм «Елантау»ы бар. Алар – татар фэнтэзиеның ачылып килүче бөреләре. Тик башка андый олпат авторлар һәм 7дән алып 70 яшькә кадәргеләр укырлык башка әсәрләр күренми. Юк-юк, Адлер аганы әйтә дә күрмәгез – ул татарның бөек фантасты, ләкин фантастика белән фэнтэзины бүген уртак тамырлар гына берләштерә.

Татар фэнтэзие үсеп китә алса, аның киләчәгенә өмет зур булыр иде. Аның олы потенциалы, кызыклы сюжетлары да бар. Димәк, мәгънәсез шигырьләр («җырлар»), псевдотарихи әсәрләр язучы кайбер әдипләребезгә әдәбиятның «фэнтэзи» дип аталган башка бер дәрьясына сәяхәткә чыгарга вакыт.

Бу уңайдан шуны да әйтәсе килә: татарга фэнтэзины әлегә безнең тылсымлы әкиятләребез алыштырып тора. Ләкин болай озак бара алмый. Безгә Һарри Поттерны да җиңәрлек даһи фэнтэзи әсәрләр кирәк, чөнки чоры шундый. Татар әдәбияты – Тукайлар, Җәлилләр, Хәким вә Туфаннар әдәбияты – фэнтэзи аша яңа югарылыкка менәргә тиеш.

Айдар Шәйхи
татар википедиячесе
XS
SM
MD
LG