киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

"Кавказ 2009" халыкны хафаландыра

27.06.2009

Русия киләсе атнада "Кавказ-2009" хәрби чараларын башларга җыена. Русия-Грузия низагында иң күп зыян күргән Гори төбәгендәге халык исә Русиянең бу адымын борчылу белән күзәтә.

Былтыр Кавказда кабынып киткән сугыштан иң күп зыянны Гори төбәге күрде. Русия-Грузия низагы башлану белән сугышның уртасында калган халык, низагтан соң инде 10 ай үтүгә карамастан, әле дә өметсезлек һәм курку хисе белән яши.


82 яшендәге Шота Җохадзе элек балкып торган, хәзер хәрабә хәлендә калган йорты янында эскәмиягә утырып тирә-якны күзәтә. Аның арган күзләре һәм ак мыеклы чыраенда әле дә сугышның тәэсире күренә. Шота бабай Русия һәм Осетия хәрбиләренең кылганннарын искә ала:

"Алар килү белән безнең йортларны җимереп, яндырды. Таш өстендә таш калдырмадылар. Әнә тегендә Русия хәрбиләре тора иде. Алар китү белән анда хәрби кием кигән осетиннар килде. Алар өйләрне җимергәннән соң, яндырды", ди ул.

Русия-Грузия низагы бетүгә бер ел тулган көннәрдә, сугышның чын йогынтысың Гори белән Осетия арасындагы Әргәнти авылында күреп була. Авыл халкы сугыш яраларыннан әле дә котыла алмаган, хәвеф эчендә яши.

Русия исә киләсе атнада "Кавказ 2009" хәрби күнеге чараларын башларга әзерләнә. Низагның нәкъ үзәгендә калган авыл халкы борчуда. Алар былтыр күргән афәтнең яңадан кабатлануыннан курка.

"Кавказ 2009" дип аталган хәрби күнегү – Советләр Берлеге таркалганнан бирле Русиянең төбәктә үткәргән иң зур хәрби чарасы. 8500 хәрби, 200 танк, 450 сугыш машинасы, 250 артиллерия белән Русия хәрби күнегү үткәрмәкче.

Әргәнти авылында өйләрнең 2/3 өлеше җимерелгән, сугышка кадәр 600-ләп кеше яшәгән авылда халыкның яртысы диярлек я үтерелгән, я моннан качып киткән. Билгеле булганча низаг вакытында, төбәк буйлап йөзләгән кеше һәлак булды, күпләр бу җирләрдән качарга мәҗбүр булды.

Шота бабай Осетия ягыннан кайбер кораллы кешеләрнең төнлә килеп, ут ачып авыл халкын куркытып китүен әйтә.

"Яшьләр авылны ташлап китте. Авылда бер генә гөрҗи сакчы бар, ләкин ул бер җирдә торып бар авылны саклый алмый. Оссетиннар төнлә килә. Без аларга каршы нишли алыйк инде? Алар безгә көн күрсәтмиячәк", дип уфтана Шота бабай.


Авылны иминлек мәсьәләсе генә борчымый. Халык матди яктан да авыр хәлдә. Кризис вакытында эш мөмкинлекләре бөтенләй юк, алар көнлек ихтыяҗларын каплар өчен һуманитар ярдәмнәргә мохтаҗ.

Грузия хөкүмәте өйләрен югалткан кешеләргә ярдәм рәвешендә 9 мең доллар түләгән. Моннан кала халыкара ярдәмнәр дә авылга җибәрелгән булган. Европа берлеге халык үз йортын төзегәнчегә кадәр бер бүлмәле йорт төзү өчен акча биргән.

Авыл халкы низагка һәм билгесезлеккә карамастан, сугыш эзеннән котылып, төбәк халкының тату яшәячәгенә ышана.
Гори , шәһәре 2008 елда

Үзе Осетин ире гөрҗи булган Келексашвили тормышының яхшы якка үзгәрүенә ышана.

"Без грузиннар белән осетиннар, ике халык бергә тату яшәр дип өметләнәбез. Безнең арага Русия керде, алар килгәнчегә кадәр безнең мөнәсәбәт яхшы иде. Бер-беребезгә кунакка йөри идек һәм элекке көннәр яңадан кайтыр дип уйлыйбыз", ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Säğit Xäyri кайдан: Ankara
01.07.2009 11:20
Rusiyädäge xäzerge kön şartlarında ğadi keşe "şul yaqlarda küp bula almıy". Dimäk, "Marat" - maxsus "röxsät" belän yörüçe şäxes.
Yuğisä "Marat" äfände andağı qotıçqıç naçar wazğiyätneñ, cinayätçelekneñ, mafiyanıñ xakimiyät häm urıs küzläw oyışması belän bergä irken räweştä "eşçänlek" alıp baruın üze dä yaxşı belä.
Osetinnar belän abxazlarnı bik "yaratuçı" Rusiyä üz ilendäge tatar-başqortlarnı häm başqa urıs bulmawçı xalıqlarnıñ milli tellären häm möstäqilleklären ni öçen qısa soñ?
Mäskäwneñ biredäge maqsatnıñ barı tik üz strategik mänfäğäte buluın böten dönya yaxşı belä.
Görcestannıñ (Gruziyanıñ) üz cirlären saqlaw xoquqı bar. Rusiyä Çeçnyağa nindi sıltaw belän bärep kerde soñ? Üz cir bötenlegen (territorial bötenlegen) "saqlap qalu"nı säbäp itep. Görcestannıñ da andıy xoquqı bar. Osetinnar belän abxazlar, görcelär belän xezmättäşlek urnaştırıp, kileşkän bulsalar ide, xälläre tağın da yaxşıraq häm uñaylıraq bulır ide. Bügenge Rusiyä belän xezmättäşlek urnaştıru - upqınğa baru dimäk.

кем: Almas кайдан: Turkiye
29.06.2009 00:49
Marat! Uris suzen soylep utirma monda - Rossie ul uzene qol bularga torgannarni gina yaqliy, annari bar qannarin suirir ocen. Sin anda bulgansin iken - dimek sin uris armiese, ilbasar armiese keshese. Xurliq!

кем: Чытырман кайдан: Урманнан
28.06.2009 23:43
Марат! Кзнуретрак аңлат әле. Фикерләреңне нинди дәлилләр белән раслый аласың? Кызык бит. Без дә Азатлык радиосына утырабыз ләбаса!!!

кем: марат кайдан: казаннан
28.06.2009 21:22
БУ ЯЗМАДА ХЭР ЖОМЛЭДЭ ЯЛГАН. МИН УЗЕМ ШУЛ ЯКЛАРДА КУП БУЛАМ,СУГЫШНЫ ГРУЗИЯ БАШЛАГАНЫ ХЭРКЕМГЭ БИЛГЕЛЕ.ТЫНЫЧ ОСЕТИЯНЕ БОМБАГА ТОТКАН ГРУЗИН БАШКИЭРЛЭРЕНЭ РЭХМЭТ ЭЙТЕГЭМЕ? РУСЛАР АРАГА КЕМЭДЕ, Э ОСЕТИН,АБХАЗ ХАЛЫКЛАРЫН ЯКЛАДЫ,САКЛАДЫ. БОТЕН ГАЕП САКАШВИЛИДА.АЗАТЛЫК РАДИОСЫ ДА ЯЛГАН СОЙЛЭР ИКЭН.КАВАЗДАГЫ ХЭЛЛЭРНЕ ШУНДА БУЛЫП.ШУНДАГЫ ТОРМЫШНЫ АНЛАГАН КЕШЕ ГЕНЭ БЕЛЭ.РУСИЯ БИК ДОРЕС ЭШЛИ,ХЭРБИ УЕННАР БЕЛЭН ГРУЗИЯНЕ КУРКЫТЫП ТОРМАСАН УЛ-СОЗГЭК КЭЖЭ ТАГЫ СУГЫШ БАШЛАРГА КУП СОАМАС...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Rusia-Gruzia nizagına zur ziyan kürgän Goridä soñgı wazgiät