сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:14

шәлкемнәр / дини тормыш

Хаҗ – Әзһәр бабайның хыялы

Бу көннәрдә Казаннан Мәккәгә беренче хаҗилар төркеме китте. Казанның Вознесение бистәсендә яшәүче 74 яшьлек Әзһәр Имамов та быел гомеренең иң мөһим сәфәренә әзерләнә.

текст зурлыгы - +
йөклә

Башкортстанның Илеш районы Җәйләү авылында туып үскән, мәктәп елларын Актаныш районының Пучы авылында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән бер өстәл артларында уздырган Әзһәр бабай, совет заманында динне саклавы кыен булуын әйтә. Әмма күңелдәге иң мөһим – хаҗга бару хыялын, соң булса да тормышка ашырып булды, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
28.10.2010 17:03
Әзһәр бабай югары теләгенә ирешкән инде, ә менә акчасы-хәле җитмәгән татар-мөселманнарга киңәш: билегезне буып, аз гына булган акчагызны ныгытып төенчекләп – Изге Болгарга сәфәр тотыгыз! Борын-борыннан безнең бабайлар Хаҗ фарызын үтәргә шунда йөргән... Элек, сәфәр хилафсыз булсын өчен, анда җәяү барганнар, хәзер исә ул хәтлесе үк кирәкми дә торгандыр... Без дә анда булдык, Изгеләр чишмәсенә барып, белгәнебезчә дога кылдык... Ә Мәккәгә бөтен дөнья халкы барыбер сыеп бетә алмый, бик теләсәләр дә, һәм дөньяның 9/10 өлеше автомат рәвештә "гөнаһлы" булып калыр иде... Алла бәндәләренә андый хөкем салмас! "Хаҗ фәкать Мәккәдә" дигән догматка адәмнәр ялганы кушылган!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
28.10.2010 13:04
Бик әйбәт, изге теләктә булыйк милләтәшебезгә, шушы авыр юлны Алла аңа җиңеләйтсен иде. Һәр татар баласы кечкенәдән хыялана хаҗга барыр өчен, менә Әзхар туганың хыялы тормышка ашкан, шатланыйк аның өчен, изге юлга изге теләкләр!

кем: Гиниятуллин Р. кайдан: Башкортостаннан
28.10.2010 06:03
Эфэрин, Эзхэр кардэш!
Син гомер буе доньяви тормышта, фэн, производство тирэсендэ кон иткэннэн сон, ислам дине канаты астына кергэнсен.Димэк син хэрвакыт иманлы булгансын!