сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:15

шәлкемнәр / пәрәвез

Финляндиядә һәрбер өй интернетлы булачак

Финляндия хакимиятләре 2015 елга кадәр һәрбер ватандашын кимендә 100 мегабайт тизлектә эшләгән интернет хезмәте белән тәэмин итәргә планлаштыра. Финляндиядә интернетка тоташу һәрбер ватандашның кануни хокукы булачак.

текст зурлыгы - +
Финляндиядә гамәлгә ашкан әлеге карар белән, бүгеннән башлап барлык элемтә ширкәтләре һәрбер ватандашның өенә секундына кимендә 1 мегабайт тизлектә эшләгән интернет тоташтырырга тиеш булачак.

"Интернет күңел ачу чарасы гына түгел"

Финляндия элемтә министры Суви Линден канун турында: "Финнарның көндәлек тормышында интернет кулланышын күзәттек. Интернет бары тик күңел ачу чарасы гына түгел", диде.

Финляндия хакимиятләре "мәгълүматлы җәмәгатьчелек" булдыру өчен шактый көч сарыф иткән. Ләкин рәсмиләр ике ел элек кайбер өйләргә әле интернетның тоташмавын күргән. Әлеге вәзгыятьне күреп, рәсмиләр канун әзерләргә булган.

Финляндия халкының якынча 96 % интернетка тоташкан. Хәзер калган 4 меңләп йортка да интернет тоташтыру күз алдында тотыла.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр
     
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз

Веб-мастерлар игътибарына! Сез Азатлыкның бу информерын үзегезнең сәхифәгезгә урнаштыра аласыз. Урнаштырган очракта, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org