киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Кеше таптаган җитәкче акланды

Мәрхүмә Ольга Александринаның ике яшьлек кызы ятим калды
08.09.2010

Русиянең ЛУКойл нефть ширкәте вице-президенты Анатолий Барков машинада ике хатын-кызны бәрдереп үтерүдә гаепле түгел, дип табылды. Барков ятим калган ике яшьлек кызга акча вәгъдә итте.

Февраль аенда машина казасы һәм үзенең үлемендә Барков белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе Ольга Александрина гаепле, дип табылды.

Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Колокольцев кичә бу хөкем эшенең тәмамлануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, тикшерү гадел булган һәм аның барышын президент Дмитрий Медведев үзе күзәткән.

Ольга Александрина белән казада аның 72 яшьлек кайнанасы Вера Сидельникова да һәлак булды

Машиналарның бәрелешкәнен күргән кешеләр Барков машинасының үз ягындагы бөкедән чыгып каршы юлдан барганын сөйләде. Һәлак булган хатынның бертуганы Анастасия Александрина Мәскәүнең Ленин проспекты кебек үзәк урамда булган бу һәлакәтнең камерага төшерелмәгәненә ышанмавын әйтте.

“Мин эшнең болай тәмамлануына аптырамыйм. Андый зур ширкәт җитәкчеләренә машина йөртүчеләре начар дигән сүз кирәкми. Әмма Ленин проспекты белән Мәскәүнең өченче боҗрасы кисешендә камералар юк дигәнгә ышанмыйм,” диде мәрхүмәнең туганы.

Милиция дәлилләрне Барковны аклар өчен яшергән, дип фаразлана.

Адвокат Людмила Айвер хөкем эшен бәйсез белгечләргә тикшерүгә тапшырачагын белдерде.

Барков казада һәлак булган Ольга Александринаның 2 яшьлек кызына 18 яше тулганчы финанс ярдәм тәкъдим итте. Ольганың ире, Сергей Сидельников та август аенда башына кан савып үлгән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: каракаш кайдан: урамнан
08.09.2010 21:50
хәзер ни булса да юк инде. ләкин гаепле булу-булмауларына карамастан балага ярдәм итүләре -бик яхшы. Шундый зур ширкәт өчен аның бер авырлыгы да юк. ә машина йөртүче күңелендәге мәшһәрне бер ничек тә юып бетерә торган түгел.
     
текст зурлыгы - +