сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:31

шәлкемнәр / дөнья тирәли

"Шәрык экспрессы"-5: Янә Үзбәкстан

текст зурлыгы - +


Төркмәнстаннан соң терән янә Үзбәкстанга керә. Вагонда вак сәүдәгәрләр пәйда була. Юлчыларга терәннән чыгу һаман да тыелган. Дүрт бала анасы Гуля Вахитова үзенең Русиядәге тормышы һәм эше турында сөйли.

Таҗикстаннан ел саен меңләгән кеше эш эзләп Русиягә бара. Күпләр өчен бу сәфәр кысык, эссе "Дүшәнбе-Мәскәү" терәнендә дүрт көнлек сәфәрдән башлана.

Шушы елның җәендә Азатлык хәбәрчеләре таҗик эшчеләренә ияреп "Дүшәнбе-Мәскәү" терәнендә Үзәк Азия һәм Русия буйлап сәяхәт итте. Дүрт көн эчендә дүрт мең чакырым үтеп, алар шушы юлның бар ачысын татыды.

Узбәкстан, Төркмәнстан, Казакъстан аша үтып аларның сәфәре Мәскәүнең Казан вокзалында тәмамлана.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Рамил кайдан: Казаннан
21.09.2009 20:55
Видеоны барысы да карыйлар, фикер әйтүче юк. Афәрин! Афәрин! Афәрин! Азатлык журналистларыннан татар тормышы турында шундый видеоязмалар көтеп калабыз.