тыңлау

хәзер эфирда

шимбә тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Милли фикер үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

31.03.2010

Татар яшьләренең “Фикер” милли дискуссия клубы оешуының бер еллыгы бәйрәм ителде. Клуб бер ел дәвамында эшләп, күренекле татарлар белән очрашулар оештырып торса да, “Фикер”нең аралашу даирәсе киңәя алмый. Милли фикерне терелтү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

“Фикер” клубын туган көне белән котларга тарихчылар Нурулла Гариф, Рафаил Мөхәммәтдинов, Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Чаллыдан җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы урынбасары, “Безнең спорт” газеты мөхәррире Радик Сабиров килде.

“Фикер” яшь татарлар тәрбияли аламы?

Клубның төп максатларының берсе - татар яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү, татарның чын тарихына кызыксыну уяту. “Фикер”нең җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, клубны оештыра башлаганда 20 кешедән торган үзәк төзергә теләгәннәр.
“Максатыбызга ирештек дип саныйм. Әмма яшьләрдә милли рух тәрбияләү җиңел түгел. Аның җимешләре алдагы елларда күренер”, ди Наил Нәбиуллин.

Клуб киңәергә тиеш

Әмма тарихчы Рафаил Мөхәммәтдинов “Фикер” клубына 20 кешенең генә җыелып, сөйләшеп утыруы җитми дип саный. Ул яшьләргә Казан татар мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән очрашулар оештырырга, югары уку йортларында “Фикер” клубы бүлекләрен булдырырга киңәш итте.

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов депутатлар белән түгәрәкләр өстәлләр оештырып, сөйләшүне сан саен биреп бара. Ә ни өчен монда да шундый түгәрәк өстәлләр үткәреп, фикерләрне газетта бастырып чыгармаска? “Яңа гасыр” каналы да клубта үткән очрашулардан кимендә 30 минутлык тапшыру әзерли алыр иде.
Рафаил Мөхәммәтдинов


Әгәр дә инде телевидение килмәсә, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газетларын чакырырга кирәк. Алар белән бу турыда сөйләшеп карыйсы иде, бәлки килерләр”, ди Мөхәммәтдинов.

Татарның исән калу формуласы

“Фикер” клубына язучы Фәүзия Бәйрәмова Чаллыдан ук килде. Аңа клубның исеме үк ошаган икән.

“Фикер булган җирдә өмет, киләчәк бар. Безнең милләтебез бүген фикерли белми. Фикерле кешеләрне алга чыгарып, аларның фикерләрен белү җитми. Телевизорда кайчан карама артистлар интервью бирә, ә акыл ияләре белән берәү дә кызыксынмый. Татар яшьләренең соң булса да, “Фикер” клубы оештырып, фикерлеләрне бирегә чакырып, милләт турында уйлана башлаулары яхшы күренеш.

Татар халкында ике сыйфат булса, ул мәңге яшәячәк, аны Русия дә, башка милләт тә җиңә алмас. Аның беренчесе – милли рух, икенчесе – ислам әхлагы. Шушыларны бәйсез дәүләт кабырчыгы белән дә әйләндереп ала алсак, бу инде нур өстенә нур булыр иде.

Фәүзия Бәйрәмова
Әгәр дә “Фикер” яшьләре милли рух һәм ислам әхлагын тәрбияли ала икән, без исән калуның формуласын уйлап таптык дигән сүз”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Уралда, Себердә “Фикер” булырмы?

Тарихчы Фәүзия Бәйрәмова “Фикер” клубы яшьләренә Урал, Себер якларына барып, татарлар белән очрашулар оештырырга тәкъдим итте.

“Татар яшьләре Латвияга сәяхәткә чыгарга җыена икән. Әмма анда барып акча туздырганчы, татар тарихы белән бәйле Себергә, ана ватаныбыз Уралга байрак күтәреп барыгыз.

“Фикер” клубы ак белән караны аера белсен. Татарның иң йомшак урыны – ул яхшыдан начарны аера алмый, татарлыкның кадерен, фикернең кирәклеген, үзенең кем икәнен белми. Әгәр татар үзенең кемлеген аңласа, Русия ягына әйләнеп тә карамас иде”, ди Бәйрәмова.

“1552 ел белән мавыкмагыз!”

Бәйрәмгә Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов та килгән иде. Димәк, рәсми җитәкчелек татар фикере белән кызыксына.
Ирек Арсланов


Арсланов киләчәктә “Фикер” татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр клубына әйләнергә, Казан яшьләренең фикер алышу урыны булып китәргә тиеш, дип белдерде.

Әмма 1552 ел вакыйгасы – Казанның Мәскәү тарафыннан яулап алынуы белән мавыкмаска, Идел Болгары, Алтын Урдага зур игътибар бирергә чакырды.

“Рус дәүләте татар белән идарә иткәндә нинди кыенлыкларга очраганбыз, менә шул хаталарны кабатламау турында уйланырга кирәк. Аллага шөкер, сезнең уегызда мәсьәләне сугыш юлы белән хәл итү фикере юк”, ди Ирек Арсланов.

“Фикер” турында

“Фикер” клубы утырышлары һәр сишәмбе көнне кичке алтыда татар иҗтимагый үзәге бинасында (Карл Маркс урамы, 41 йорт) үтә. Ел дәвамында татар яшьләре күренекле галимнәр, тарихчылар, язучылар, сәясәтчеләр, журналистлар Рәфыйк Мөхәммәтшин, Зәки Зәйнуллин, Искәндәр Сираҗи, Дамир Исхаков, Рафаил Хәкимов, Римзил Вәли, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Әлмирә Әдиятуллина, Рәмис Аширов һәм башкалар белән очрашулар оештырды. “Фикер” клубының һәр кичәсе Татарстан гимны белән тәмамлана.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Мыек Вахит
02.04.2010 21:09
Татар узаңын үстрүдә эшләнгән һәр эш котлауга лайык. Мәсәлән, минт үзем яштән, әти-әниләр мәхсүс тәрбия бирмәсә дә, үземнең татарлыгмны хис итеп үстем. Әммә, күбебезгә мондый тәрбия кирәк.

кем: Шарык-инфо
02.04.2010 19:46
Уңышлар теләп калабыз!

кем: fenis
02.04.2010 17:49
Феузия апа, исенмесез, сезне янадан интернет битлеренде куреп соендек.
Мехкеме, ике якнын да тарафларын мехкеме залына китермиче торып, карар бире алмый. Ике тараф кешелерен де тынларга тиеш. Тынласа да файда бармы дип сорасагыз, анысы да жавапсыз сорау шул...

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.04.2010 00:09
Бүген Казаннан күңелсез хәбәр алдым - 2 февраль көнне Казан шәһәренең Вахитов район суды Милли Мәҗлеснең теркәлүен гамләдән чыгарган. Безгә суд буласын да әйтмәделәр, судка чакырмадылар, соңыннан хөкем карарын бирмәделәр, бары тик 2 ай үткәч кенә Милли Мәҗлеснең юридик адресы буенча Нурулла мәчетенә хәбәр җибәргәннәр. Шулай итеп, без бу хөкем карарын югары инстанцияләргә шикаять итә алмадык - вакыты чыккан. Дөрес, без теркәлү үтмичә дә эшли алабыз, чөнки Милли Мәҗлес 1992 елдан 2004 елга кадәр теркәлүсез эшләде. Әмма хәзер берәр каты белдерү кабул итсәк, Милли Мәҗлесне "җинаятьчел төркем" статусына куеп, анда катнашучыларның барысын да хөкемгә тартырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, бердәнбер юл булып Халыкара оешмаларда теркәлү үтү кала, ягъни, Милли Мәҗлесне Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында хөкүмәтнеке булмаган оешма буларак теркәтү. Бу безгә Халыкара юридик зат буларак эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

кем: !!! кайдан: КАЗАН
01.04.2010 16:59
Үзен профессор дигән, әмма фикере булмаган әдәмгә.
Фикергә кил, анда йөрүче яшьләр - студент булсалар да - совет чоры әвәләп чыгарган профессор, академиклардан күпкә акыллыраклар вә күпләрдән күпкә фикерлерәк вә укымышлыраклар...
Яшьләр алга, өмет бары сездә!

кем: qaz кайдан: moscow
01.04.2010 15:56
Ящлэр уйчылар - килэчан конбатышта ,ву турында уйлагыз .Уруссия хэм татарстан - ике авыл .

кем: Наил Нәбиуллин кайдан: Казан
01.04.2010 00:48
1) "Былтыр"га.
нәрсәсе бар кулымның шулай куюымның?
мин бит яратып! Фәүзия апа минем өчен шәхсән үрнәк кеше, минем кумирым! һәм аңа үземнең чын күңелдән килгән, хөрмәт хисләремне белдерү формасы бу фотода сыман төшкән очрак.
2) "Профессор" га!
- Шәрыкның кайсы язмасы, кайсы тамгасы рух биреп тора ул???
нигәдер миңа бик бирми.
- менә логически уйлап карагыз инде, "Фикер" кичәсендә(тем более юбилей кичәсендә) "Шәрык" атрибутикасы эленеп торуы ничектер нисуразно, не в тему булмас идеме????
- "байракларын," - хөрмәтле профессор, Сез йә гомумән Шәрыкта беркайчанда булганыгыз юк, йә дә Сез нидер бутыйсыз бит конкретно.
Шәрыкның кайчан байрагы булганы бар??????!!!!! юк ул! беркайчанда булмады да!
Шәрыкның бит бернинди символикасы да юк, какой анда байрак.
- профессор, сез за базаром следите яме?
Сез кемне анда фашистлар диеп атадыгыз???
Презумпция невиновности - дигән әйбер хакында ишеткнегез бармы?! Гаепне исбатларга кирәк гаепләсәң. Сезнең берар доказателствогыз бармы мәсәлән шту без шарык кәгазләрен чыгарып аттык???
юк. димәк Сез бушсүзлек б.н шөгерләнәсез!
реклама бар иде бер яхшы: "Иногда лучше җевать-чем говорить!".
Бу сүзләрне Сезгә юнәлтәм профессор.

кем: студент
31.03.2010 23:25
профессор абый, яшьлэр эшенэ кысылмагыз инде зинхар, узлэре анлашырлар

кем: Профессор кайдан: Казан
31.03.2010 22:39
Фотолардан бик озак карадым, тик гадаттә күренеп торган, шыксыз чормага берничә ел рух биреп торган Шәрык клубы тамгаларын, байракларын, язуларын тапмадым. Фикер фашистлар сыман аларны урамга чыгарып аткан мәллә?

кем: ураллы
31.03.2010 20:41
Эгэр Казандагы башкорт йэштэре йыйылган булха - рэхим итегез ана Ватаныбыз - Уралга. Татар булха , уз Уралыбыз-Ватаныбызза башкорттар кабул итер, кунак итер. Эммэ Уралды уларга ана Ватаны итеп булэк итмэс.
Нисек Байрамованын теле эйлэнэ ала кеше ерен узенеке тип иглан итергэ?! Динле кеше хуземе был? Курэхен, баштагы яулык мода осон...
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
31.03.2010 23:13
Ураллы, нигә сез мәсьәләгә шулай бер яклы гына карыйсыз? Монда сүз Көньяк Урал турында гына бармый бит, ә Урта Урал һәм Төньяк Урал турында да бара! Мин узган җәй Пермь краеның Чердынь шәһәренә махсус барып, өйрәнеп, "Чәрдән ханлыгы" дип аталган зур тарихи очерк яздым. Ул узган ел "Казан утлары" журналының 12нче санында һәм минем "Милләт һәм дәүләт" дип аталган китабымда басылып чыкты. Бары тик тарихи чыганакларга һәм архив материалларына таянып, мин анда болгар бабаларыбызның шәһәрләр тотып яшәгәнлеген, соңрак ул җирләрнең Алтын Урда, Казан һәм Себер ханлыклары тәэсирендә, татарлар кулында булуын исбат иттем. Бу язмага черки борынын кертерлек тә түгел, күп галимнәр шундый бәя бирде. Хәзер ул язма урыс теленә тәрҗемә ителә, чөнки бу тарихи хакыйкатьне башкортларга гына түгел, урыс галимнәренә дә аңлатырга кирәк. Мин бу җәйдә шулай ук Урта Уралга һәм Төньяк Уралга, Поляр Уралга яңадан барып, өйрәнеп, иншаллаһ, зур хезмәт язарга җыенам, инде маршрут билгеләнгән. Сез миңа юк-бар белән бәйләнгәнче, әнә Парфенов белән Алексей Ивановны тәнкыйтьләгез, алай ай буе 1нче каналдан "Хребет России" дигән цикл күрсәттеләр, анда сүз нигездз УРЫС УРАЛЫ турында бара инде, агай! Менә шуларга җавап итеп, безгә Уралның гомер бакый ТӨРКИ халыклар Ана Ватаны икәнлеген исбатларга кирәк. Һәм сез, мөселман булсагыз, хатын-кызның яулыгына бәйләнмәгез, аңа шовинистларның котыруы да җиткән!
җавап

кем: Ильшат кайдан: Москва
05.04.2010 17:01
"Тарихче" Фэузия Бэйрэмова,
hез бит белэhегез тарихтан - татарларзын hис бер ниндэй "ана ватанылары" Урал юк, татарларзын "ана Ватанылары" - Урта Монголия. Алтын Урза - Бытый-хан мирасы. Улан-Баторга фэнни сэйэхэттэргэ, ойрэнергэ, ундагы архив материалдарын тикшерергэ касан барырга планлаштыраhыгыз?
җавап

кем: Ураллыга кайдан: болгарстаннан
31.03.2010 21:32
Сезнең белән чак кына берләшкән очракта да (татар яки башка милләт) , син - башкорт, дип, әйтмәссезме соң , соңыннан, сезнең (безнең) теләкләргә ирешкәч?
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Милли фикер үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? -