Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миронов Федерация Шурасы рәислегеннән алынды


Петербур думасы бүген үзенең Федерация Шурасындагы вәкилен – Шура рәисе Сергей Мироновны урыныннан алу турында карар кабул итте. Думаның 43 депутаты бу тәкъдимне хуплады. Биш кеше каршы чыкты.

Петербурда Сергей Мироновны яклап урам җыены оештырган 12 кеше кулга алынган.

“Бердәм Русия” Мироновның сәяси позициясен тәнкыйтьли һәм аның сенатор буларак эшенә канәгатьсезлек белдерә.
XS
SM
MD
LG