Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Барак Обамага 50 тулды


Барак Обама
Барак Обама
Обама АКШ тарихында дәүләт башлыгы дәрәҗәсендә илле яшьлеген үткәргән өченче президент булды.

Кичә Обама тарафдарлары бөтен илдә әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм үткәрде. Президент аларга Чикагодан вдео мөрәҗәгать юллады. Анда ул данлыклы Арагон Холл бию залында меңнәрчә кунак белән юбилеен бәйрәм итте. Бүген тантана Ак Йортта дәвам итәчәк.

Русия президенты Дмитрий Медведев телефоннан сөйләшкәндә Обаманы 50 яшьлеге белән котлады. Кремль матбугат хезмәте, лидерлар Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керү эшләре ел ахырына төгәлләнүенә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG