Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Русия Федерация шурасы башлыгы итеп сайланды


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко
Русия Федерация шурасы үзенең яңа башлыгы итеп Валентина Матвиенконы сайлады. Петербурның элекке башлыгы өчен 140 сенатор тавыш бирде, бер кеше генә битараф булды.

Сайланганнан соң ясаган чыгышында Валентина Матвинко Федерация шурасында комитетларның һәм комиссияләрнең күплегенә игътибар итте. Аларны кыскарту мөмкинлегенә басым ясады. Матвиенко шулай ук Шураны камилләштерүгә юнәлгән яңа канун әзерләве турында әйтте. Хәзер сенаторлар төбәк башлыклары күрсәтмәсе белән Югары пулаттан чыгарылырга мөмкин. Матвиенко фикеренчә, эштән китү куркынычы сенаторларга начар тәэсир итә.

Матвиенкога Федерация шурасын җитәкләргә Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Аңа кадәр Шураның элекке башлыгы Сергей Миронов Петербур парламентының таләбе белән бу вазыйфасыннан читләштерелде.
XS
SM
MD
LG