Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Австралия татарлары белән очрашты


Миңнеханов Австралия татарлары белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрь көнне Көньяк Австралия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Аделаида шәһәренең «Интерконтиненталь» кунакханәсендә үткән очрашуда йөздән артык милләттәшебез катнашкан. [tatarstan.ru видеосы]

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов көньяк Австралиядәге татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Күрешүдә 100-дән артык милләттәшебез катнашты.

Миңнеханов ерак кыйтгада гомер итүче татарларны тарихи ватаннары белән элемтәдә тотуга, милли мәдәният белән таныштыруга исәпләнгән проектлар хакында сөйләде.

Очрашуда Татарстан кунаклары өчен мәшһүр башкаручы Зөлфия Камалова җырлады. Балалар исә милли киемнәрдә татарча биеде.

Рөстәм Миңнеханов Австралиядәге татар җәмгыятенә татар телендәге караоке белән музыкаль үзәк бүләк итте. Милләттәшләребезгә шулай ук туган телне өйрәнү дәреслекләре, махсус тегелгән милли киемнәр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG