Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җәмәгатьчелеге Стив Джобс үлеме уңаеннан кайгыруын белдерә


Стив Джобс
Стив Джобс
Стив Джобс вафаты белән Америка илнең уйлап табучылык рухын гәүдәләндергән иң бөек инноваторын югалтты. Apple корпорациясенең нигез салучысы Джобc эшчәнлегенә мондый бәяләмәне АКШ президенты Барак Обама бирде.

Джобс үлеме уңаеннан аның дуслары, санак технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшләре кайгыруын белдерә. Алар арасында Facebook социаль челтәренең нигез салучысы Марк Цукерберг, Microsoft башлыгы Билл Гейтс, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре.

Стив Джобс чәршәмбе көнне озак вакытлы авырудан соң 56 яшендә вафат була. Аның катнашлыгы белән 1970 елда барлыкка килгән Apple корпорациясе санаклар, гомумән электрониканы эшләп чыгару өокәсендә дөньяда беренчелекне яулый. Джобс үзе дә ширкәтнең алга китешен тәэмин иткән бик күп идеяләрне уйлап чыгарды. Нәтиҗәдә ул хәзерге чорның иң танылган эшмәкәрләренең берсенә әйләнә.

Стив Джобс вафат булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG