Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель икътисад бүләге ияләре мәгълүм булды


Кристофер Симс (с) һәм Томас Сэрджент
Кристофер Симс (с) һәм Томас Сэрджент
Икътисад өлкәсендәге быелгы Нобель бүләге ике АКШ ватандашы Томас Сэрджент (Нью-Йорк университеты) һәм Кристофер Симска (Принстон университеты) бирелә. Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, галимнәр макроикътисади тикшеренүләр өлкәсендә зур уңышларга ирешкәннәре өчен бүләкләнәчәк.

2011 ел лауреатлары хәзерге авыр икътисади шартларда дөньяның күп илләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды: салымнарның түбәнәюе, банкларда процентларның вакытлыча төшүе инфляция һәм илнең Тулаем Җитештерү Күлләменә ничек тәэсир итә? Үзәк банклар даими рәвештә күрсәткечләрен үзгәртеп торса, хакимиятләр казна балансына үзгәрешләр кертсә, нәрсә булачак?

Америка галимнәренең эше икътисади сәясәтнең Тулаем Җитештерү Күлләме, инфляция, мәшгульлек һәм инвестиция кебек үзгәрүчән төшенчәләр арасындагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренә багышланган.

Нобель икътисад бүләге 10 декабрьдә, Альфред Нобель вафат булган көнне тапшырылачак. Тантана Стокһольмдә узачак.
XS
SM
MD
LG