Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада узган сайлауларда хакимият фиркасе җиңә


Польша премьер-министры Дональд Туск
Польша премьер-министры Дональд Туск
Польша хакимиятендә хәзер идарә итүче уңчылар фиркаләре берлеге калырга мөмкин. Моны илдә узган парламент сайлаулары нәтиҗәләре күрсәтә. Соңгы мәгълүматларга караганда, премьер-министр Дональд Туск җитәкләгән «Ватандашлар платформы» һәм Польша халык фиркасе 39 процент тавыш җыйды.

Аларның көндәшләре - экс-премьер Ярослав Качиньскинең «Хокук һәм гаделлек» фиркасе күрсәткече 9 процентка азрак.

Парламентка шулай ук яңа сәяси көч – радикаль-либераль шигарьләр белән халыкның күңелен яулап өлгергән «Паликот хәрәкәте» фиркасе, элекке комунистлар һәм Демократик сул көчләр берлеге узарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG