Accessibility links

Кайнар хәбәр

G20 Европа бурычлар кризисын чишү юлларын эзли


Дөньяның алга киткән 20 дәүләтләренең башлыклары бүген Франциянең Канн шәһәрендә ике көнлек очрашуларын башлап җибәрде. Көндәлек тәртибенең төп мәсьәләсе – Грециянең хәле һәм Европа бурычлар кризисын чишү.

G20 cаммиты кысаларында АКШ башлыгы Барак Обама Франция президенты белән очрашты. Икеяклы сөйләшүләрдән соң Обама 20-лек илләренең төп вазыйфасын еврозонадагы финанс кризисын хәл итүдә күрүен әйтте. Бу глобаль икътисадның сәламәтләнүенә китерәчәк, диде ул.

Бүген төнлә Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Николя Саркози Греция премьеры Георгиус Папандреу белән очрашкач, Афинга акчаның референдумга хәтле бирелмәячәген белдерде. Әлеге референдумда Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондының финанс ярдәмен алыргамы-юкмы Греция халкы хәл итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG