Якшәмбе иртән 75 яшендә Чехиянең элекке президенты, күренекле акыл иясе һәм драматург Вацлав Һавел вафат булды. Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле ул үпкә авыруларыннан интекте, соңгы айларда аның сәләмәтлеге нык какшады.
Вацлав Һавел узган гасырның 80-нче еллар азагында Чехословакиядә генә түгел, бар Көнчыгыш Европада коммунистик режимнарны бетерүнең символына әйләнгән кеше. Соңрак ул Чехословакиянең президенты итеп сайланды, ил икегә - Чехия һәм Словакиягә бүленгәч, ике мәртәбә Чехиянең президенты булып торды.
Дәүләт эшеннән киткәч тә Һавел кеше хокукларын, шәхес иреклеген, изелгән халыкларны яклавын ташламады, бу өлкәдә мохтаҗларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп, әлеге мәсьәләләрне бар дөнья күләмендә күтәреп торды.