Accessibility links

Кайнар хәбәр

Википедия Русиядә мәгълүмат турындагы яңа канунга ризасызлык белдерә


Сишәмбе көнне Русиянең Дәүләт думасында мәгълүмат турындагы яңа канун тавышка куелганда интернеттагы энциклопедиянең рус телендәге бүлеге – Википедиянең төп бите “бу дөньяны ирекле мәгълүматсез куз алдыгызга китерегез” дигән язу урнаштырды. Аны оештыручылар яңа канун Русиядә интернеттагы мәгълүматкә цензура кертәчәк, дип борчыла.

Канунга үзгәрешләр думаның 6 июль узган утырышында беренче укылышта кабул ителде.

Депутатлар тыелган мәгълүмат урнаштырган сәхифәләрнең федераль исемлеген булдыруны, аларны ябуны күздә тоткан канунны хуплады. Мондый сәхифәләр арасында балалар порнографисе, наркотик куллану һәм сату, шулай ук кешеләргә үзләренә кул салу турында киңәшләр бирүче сайтлар аталган.

Әмма Википедия авторлары үзләренең дә Русиядә тыелу мөмкинлеген фаразлый.

Русиядә булып алган каршылык чаралары дулкынында бу чараларны оештыруда интернетның роле зур булды. Оппозиция үз тарафдарларын Facebook, Twitter һәм Live Journal социаль челтәрләрдә җыйды.
XS
SM
MD
LG