Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алия Мостафина Олимпиадада алтын медаль яулады


Алия Мостафина
Алия Мостафина
Лондонда барган Олимпия уеннарында спорт гимнастикасы ярышында Русия такымы спортчысы Алия Мостафина төрле биеклектәге борысларда чыгыш ясап, алтын медаль яулады.

Бу - Русиянең 5нче алтын медале. Бу төр ярышларда көчле саналган Британиядән Элибазбет Тведдл 3нче урын алды. Көмеш медальне Кытай кызы Хе Кесин яулады.

Алия Мостафинага 17 яшь. Ул чыгышы белән Мәскәү өлкәсеннән, әтисе Фәрхәт профессиональ көрәшче, 1976 елда Монреальдә үткән Олимпия уеннарында бронз медаль яулаган булган.

Әлегә алтын медалләр саны белән беренче урында Кытай бара, икенче урында - АКШ.

Алиянең җиңүеннән соң Русия алтын медальләр саны белән 10нчы урыннан 8нче урынга менде.

Дүшәмбе кич Олимпиадада 3 мең метрга киртәләр аша йөгерештә Татарстаннан Гөлнара Самитова-Галкина һәм Юлия Зарипова ярыша.
XS
SM
MD
LG