Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шувалов: Татарстанда һәркем татарча сөйләшергә тиеш


Игорь Шувалов (сулдан икенче) һәм Рөстәм Миңнеханов (сулдан өченче)
Игорь Шувалов (сулдан икенче) һәм Рөстәм Миңнеханов (сулдан өченче)
Русия хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Игорь Шувалов: "Татарстанда нинди милләттән булуына кармастан һәркем татарча сөйләшергә тиеш. Славян, төрки, инглиз (телләре) - бу бит нинди байлык!" дип белдерде.

Шувалов бу сүзләрне 2 сентябрь көнне Казан федераль университеты каршындагы IT- лицейда әйтте. Аңа Татарстанда халыкара мәктәп ачу планнары турында да сөйләделәр. Шувалов сүзләренчә, халыкара IB програмы нигезендә укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә милли стандартны да тапшырырга тиеш.

Лицейда Шуваловны Сингапурның
Educare компаниясенең мәгарифне заманчалаштыру програмы, EF School ширкәте белән берлектә инглиз теле укытучыларының белемнәрен күтәрү програмы белән дә таныштырдылар. Республикада 3300 укытучы бу програм нигезендә укып чыккан. EF School шулай ук читтән торып татар телен өйрәнү програмын да эшләтеп җибәрде.

Лицейда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республика хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәгариф министры Энгел Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин да булды.
XS
SM
MD
LG