Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Азатлык» берлеге яшьләрен штрафка тартканнар


6 февраль көнне Казан шәһәренең Вахитов район мәхкәмәсендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Наил Нәбиуллин, Айрат Шакиров, Эльдар Мустафаевның һәрберсен 20 мең сум штрафка тарту карарын чыгарды.

Аларны 2013 сентябрендә Татар иҗтимагый үзәге бинасы түбәсендә рөхсәтсез пикет үткәрүдә гаепле дип таптылар. Нәбиуллин бу чараның пикет булмавын әйтә. Анда кешеләрне җәлеп итү өчен бернинди чаралар да үткәрелмәгән. Ләкин мәхкәмә аларның дәлилләрен искә алмаган.

Прокурор яшьләрне 30 мең сум штрафка тартырга сорагач, хөкемдарүз бүлмәсенә кереп китеп бер минут тирәсе торган да кире әйләнеп чыгып карарны игълан иткән.

“Азатлык” вәкилләре бу карарны киредән шикаять итәргә, ә прокурор белән хөкемдарны эшеннән азат итүне таләп итәчәкләрен әйтә. Бу хакта Facebookта Нәбиуллин яза.
XS
SM
MD
LG