Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәүлид 2015 елда ике тапкыр бәйрәм ителәчәк


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады

Быел мөселманнар Мәүлид бәйрәмен ике тапкыр бәйрәм итәчәк. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсендә билгеләнә. 2015 елда бу көн 3 гыйнвар һәм 24 декабрьгә туры килә. Бу 33 елга бер тапкыр була торган хәл ди дин белгечләре. Һиҗри календаренең елы 11 көнгә кыскарак.

Соңгы тапкыр бу хәл 1982 елда булган, киләсе 2047 елда булачак хәбәр итә Ислам порталы.

3 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздырачак. Анда Татарстан җитәкчелеге, Русия төбәкләреннән мөфтияләр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

XS
SM
MD
LG