Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде. Бу институт киләчәктә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип аталырга мөмкин дип белдерелә.

Искәндәр Гыйләҗев әлегә кадәр КФУда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе иде. Казан университеты белән һуманитар педагогика университеты кушылганга кадәр Казан университетындагы татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы булып эшләде.

Гыйләҗев 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда "XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1982-1985 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. Аннан татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы итеп билгеләнә.

Ул ХIХ-ХХ йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсешен фәнни яктан өйрәнә. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга.

XS
SM
MD
LG