Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр тәмамланды


Минскидагы Бәйсезлек сараенда Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр
Минскидагы Бәйсезлек сараенда Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган сөйләшүләр

Германия канцлеры Ангела Меркель, Франция президенты Франсуа Олланд, Украина президенты Петр Порошенко, Русия президенты Владимир Путинның Украинада тынычлык урнаштыруга багышланган 14 сәгатькә сузылган сөйләшүләре тәмамланды.

Украинадагы низагны җайга салу юлларын күрсәткән документны имзалау әлеге сөйләшүләрнең нәтиҗәсе булыр дип көтелә. Сөйләшүләрнең нечкәлекләре турында хәбәр ителмәде.

Reuters, сөйләшүләрдә әзерләнгән документта Украина көнчыгышында хәрби низагтагы яклар 14 февральдән ут ачуны туктату турында килешә ала дигән юллар бар, дип хәбәр итә. Авыр техниканы чыгару, иминлек өлеше булдыру, чит ил гаскәрләрен чыгару турында да килешү булуы турында хәбәр ителә. 2015 ел ахырына кадәр Украина-Русия чиге Украина контролендә булырга мөмкин.

Русия мәгълүмат чаралары, әле документлар танышу өчен Украина низагы буенча өч яклы контакт төркемгә тапшырылган дип яза.

Лидерларның очрашуы Казан вакыты белән кичке 8 сәгать 15 минутта башланды. Ике сәгать сөйләшкәннән соң аларга әлеге илләрнең тышкы эшләр министрлары да кушылды. Күпмедер вакыттан соң дүрт лидер янә үзләре генә калды.

XS
SM
MD
LG