Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Левиафан” “Оскар”ны ала алмады


Павел Павликовский бүләк ала
Павел Павликовский бүләк ала

Чит телдәге иң яхшы фильм номанациясендә “Оскар” бүләген поляк режиссеры Павел Павликовскийның “Ида” фильмы алды. Анда төп рольны Агата Тшебуховска уйный. Шул ук номинациягә Русиядән Андрей Звягинцевның “Левиафан” фильмы да тәкъдим ителгән иде. Соңгы айларда берничә халыкара бәйгедә катнашкан әлеге фильм Русиядә җәмәгатьчелек арасында бик күп дискуссияләр тудырды.

“Елның иң яхшы фильмы” дип Алехандро Гонсалес Иньярритуның “Бердмэн” фильмы танылды һәм төп бүләккә лаек булды.

XS
SM
MD
LG