Accessibility links

Русия белән Төркия арасында визалар бетерелде


Русия белән Төркия хөкүмәтләре арасында 2010 елның май аенда президент Дмитрий Медведевның Әнкарага сәфәре вакытында имзаланган визалар турындагы килешү гамәлгә керде. Русия ватандашлары моннан соң Төркиягә визасыз килә алачак. Шулай ук Төркия ватандашлары да 30 көнгә кадәр Русиядә визасыз кала алачак. Бу вакыт эчендә аларга эшләү рөхсәте бирелми.

Әмма ике ил ватандашлары да 30 көннән артык калырга яки эшләргә теләсә, элеккегечә консуллыкларга мөрәҗәгать итеп озын мөддәтле виза сорарга тиеш булачак.

90 көнлек виза елына бер генә тапкыр биреләчәк. Виза тәртибен бозучыларга акчалата штраф һәм биш ел илгә кертелмәү кебек җәза яный.
XS
SM
MD
LG