Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекиндә Олимпия купшы башланды


Тарихта беренче тапкыр Олимпия уеннарын оештырган Кытай, меңнәрчә кеше катнашкан 2008 елгы җәйге Олмимпия уеннарын зур күркәм тантана белән ачып җибәрде.

Монда Кытай бөтен дөнья тамашачыларына җанлы сәнгать үрнәкләрен күрсәтте.

Билгеле булганча, Олимпия уеннары - аны оештырган илгә үзен танытуга мөмкинлеген бирә. Әйтергә кирәк, Кытайны дөньяга таныту максатында ил хакимияте тантананы онытылмаслык итеп әзерләү өчен, акчаны да кешеләрне дә җәлләмәгән.

Ил Олимпия уеннарына 7 ел элек әзерләнә башлаган иде. Әзерлек вакытында чыгымнар рекорд куйган дияргә була. Ачылу тантанасы өчен 40 миллиард доллар акча сарыф ителгән. Тантанада исә 15 мең кеше чыгыш ясады.

Кытай Олимпия уеннарының ачылыш тантанасына берничә ай элек әзерләнә башлады. Әзерлек програмы исә сер итеп сакланган иде. Бүген айлар буе әзерләнгән програм 5 мең еллык Кытай тарихын чагылдырырлык үрнәкләр белән тамашачыларны таң калдырды. Һәм 30 меннәң артык фейерверк кулланылган дип исәпләнә.

Пекин Олимпия уеннары өчен махсус төзелгән "Кош оясы" дип исемләнгән стадиондагы 90 мең тамашачыдан кала, дөнья каналлары аша бөтен дөньяда турыдан туры күрсәтелде.

Ачылыш тантанасында шулай ук 80дан артык дөнья җитәкчесе дә катнашты.

Кытайларда ба, ягъни 8 саны, бәхет һәм изге сан булганлыктан, ачылыш тантанасы 4 сигезне бер үк вакытка туры китереп 08.08.08, тарихта сәгать кичке 8:08 - 8 тулып 8 минутта башланды.

Кытай дәүләт хабәр агентлыгы Синһуа, шул ук көнне Кытайда 16.400 кытайлы парның өйләнергә әзерләнүен белдерде.

Кытайда бөтен тормыш Олимпия уеннарына төбәлгән

Кытай рәсмиләре ачылыш алдыннан соңгы әзерлекләрне тәмамлап, стадион тирәсендә иминлекне бермә-бер арттырды. Уеннар вакытында якынча йөз мең сакчы үз вазифаларын башкарды.

Ачылыш вакытында проблемнар тумасын өчен барлык эш урыннары һәм мәктәпләр ялга җибәрелгән. Пекин халкы тәмашаны карый алсын өчен шәһәрнең төрле җирендә зур экраннар урнаштырылды. Ләкин шул ук вакытта шәһәр халкына урамда күп йөрмәскә кушылган.

Олимпия алдыннан төрле чаралар күрелсә дә, Пекинда һава чиста түгел, бөтен җирне томан катлавы белдерелә.

Шуңа да карамастан, кичә Олимпия уеннары комитеты башлыгы Җак Рогг, мәгълүмат чаралары алдында ясаган соңгы чыгышында, Кытайны һаваны чистарту максатында күрсәткән зур тырышлыгы өчен мактады һәм һаваның спортчылар сәламәтлегенә зыян китерерлек дәрәҗәдә булмавын әйтте.

Шулай ук ачылыш тантанасы вакытында, ярышларда катнашачак 40 спортчының, Кытай башлыгы Һу Жинтауга Тибеттәге хәлләргә борчылуларын белдергән хат җибәргән.

Кытай исә ачылыш вакытында, Тибеттә басымнар булуы, яисә Кытайның кеше хокукларына буйсынмавы кебек гаепләүләргә мөнәсәбәте бик каты.
XS
SM
MD
LG