киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / дөнья тирәли

Бөкедән котылу чарасы - "Puma"

12.04.2009

Американың мәшһүр автомобиль ширкәте General Motors (GM) белән скутер җитештерүче Segwау шәһәр бөкеләреннән котылу өчен яңа машина чыгарырга әзерләнә.

General Motors (GM) һәм Segwау ширкәтләре электр белән эшләүче ике кешене йөртә алырлык уртак автомобиль җитештерүдә килеште.



General Motors (GM) бу автомобильне 2012 елдан башлап җитештерә башлаячак. "Puma" дип аталган бу машина электр белән йөкләнгәннән соң 56 чакрым йөри алачак. "Puma"да литий-ион батарийлары кулланылачак.


Глобаль икътисади кризис сәбәпле, автомобиль сатулары кимегәч, АКШ хөкүмәте ярдәме белән исән калган General Motors (GM) практик һәм кичкенә автомобиль җитештерү эшенә кереште.



"Puma" - шәһәр эчендә бөтен җиргә ирешә алуны аңлата. “Шәһәр эчендәге сәяхәттә альтернатив бер мөмкинчелек тудыра алачак уртаклыкка имза куйган өчен бик шатбыз", диде Segway ширкәте башлыгы Җим Норрод.

Segway 2002 елдан бирле бу юнәлештә эшли иде. Алар мондый 2 мең данә машина саткан инде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +