Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорния университетында татарны таныту


Сулдан уңга: Илһан Садри, Тимур Бажиров, Азамат Маһамбетов, Айла Албайрак
Сулдан уңга: Илһан Садри, Тимур Бажиров, Азамат Маһамбетов, Айла Албайрак

17 апрель көнне Калифорния штатының Беркли шәһәрендәге мәшһүр Калифорния университетында “Яз фестивале” уздырылды. Бу чарада бик күп чит мәмләкәтләре катнашты. Быел анда беренче тапкыр Татарстан тәкъдим ителде.

Ышанырлык түгел дип әйтергә дә була – Беркли “Яз фестивале”ндә беренче тапкыр Татарстан тәкъдим ителде. Алай гына түгел, фестивальне оештыручылар әйтүенчә, Татарстан бүлеге иң яхшысы, иң күркәме булып чыккан.

Татарстан бүлегенә килүчеләрне башына түбәтәй кигән егет Тимур Бажиров, матур татар милли киеме һәм калфак кигән Маргарита Барабанова, сүз осталары Айла Албайрак, Илһан Садри вә Азамат Маһамбетов каршы алды. Алар кунакларга татарлар, Татарстан, татар тарихы һәм татар ашлары турында сөйләде, сорауларга җавап бирделәр.

Татар өстәле кунагы Адити (с) һәм Маргарита
Маргарита татар халкының язу системы тарихын аңлатып, килгән кунакларга аларның исемнәрен гарәп, яңалиф һәм кирил хәрефләре белән язып күрсәтте. Видеода төрки-татар халкы турында рәсемле-музыкалы фильм, җыр-биюләр күрсәтелде.

Өстәлдә татар китаплары һәм кул эшләре генә түгел, татар ашлары бар иде. Татар оешмасы әгъзалары Рукыя Мансур, Мәрьям Апакай, Талия Долинг, Наилә Минай һәм Диларә Чапаноглу пешергән пәрәмәч, кош теле, өчпочмак, бәлеш, һәм башка ашлар килгән кунаклага чәй белән бушка тәкъдим ителде.

Килүчеләр тарихи мәгълумат һәм ашларның ничек әзерләнгәне турында мәгълумат җибәрүебезне үтенеп, исем-адресларын калдырып киттеләр. Бик аз әзерлек белән булса да, бу фестивальдә татар халкын һәм Татарстанны матур гына танытканыбыз өчен бөтенебез дә бик шат булдык.

Сулдан уңга: Маргарита Барабанова, Диларә һәм Җүнәйт Чапаноглу, Илһан Садри
Маргарита Казан университетында укый, ITEF вакыфы аркылы өч айга килде, “ярдәмсөяр-волонтер” булып бер мәктәптә укытучы ярдәмчесе вакыйфасын башкара. Бер татар гаиләсендә кунак булып тора.

Айла Албайрак укырга килгән туташ, Финландия татары. Илһан Садри Калифорния кешесе, татарны таныту өчен бик тырыша, интернетта peremechlounge дигән сайт алып бара (видео). Азамат Маһамбетов, Тимурның дусты, Берклига укырга килгән казах егете.

Тимур үзе Калифорния университетында физика бүлегендә докторлык дәрәҗәсен алыр өчен килгән, Казаннан, булдыклы “Сәләт” егете. Бу фестивальдә катнашу фикеренә ничек килдең, дигән сорауга болай җавап бирде:

Татар өстәлен оештыручы Тимур Бажиров
“Миңа еш кына син каян килдең дигән сорау бирәләр иде, җавап итеп “Русиядән, исемем Тимур” дип әйтә идем. Рус исеменә ошамаган дигәнгә мин татар дисәм, сораучыларның 99% татарның кем икәнен белми иде. Күбрәк кызыксынучыларга төрки-татарларның саны 10 миллионнан артык дип аңлата идем. Ахыр чиктә бу эш болай бармый, нәрсәдер эшләргә кирәк дигән фикер килде. Шушы фестивальдә катнашырга карар бирдем.

Мин рус мәдәниятен дә яратам, ләкин шулай ук татар мәдәниятен дә яратам һәм берсенең икенчесеннән ким булмаганын беләм. Көнбатышта татарны һәм аның мәдәниятен белгән кеше юк диярлек. Шуңа күрә теләгән халыкка үз хисләремне белдерәсем килде. Миңа булышкан Илһан, Айла һәм Маргаритага, шулай ук тәмле татар ашларын пешергәнгән апаларыма бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә мондый фестивальләргә катнашырга кирәк дип уйлыйм.”

Диларә Чапаноглу
Калифорния
XS
SM
MD
LG