сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 07:07

төркия

Tөркиянең Путин Русиясенә охшап калуы бар

Economist журналы Mисырга үрнәк итеп күрсәтелгән Tөркия моделенә анализ ясады. Басма Төркия демократиясенең хәзерге Русия калыбына килү мөмкинлеген белдерә.

текст зурлыгы - +

Гарәп илләрендәге халыкның хакимияткә каршы  баш күтәрүе көннән-көн көчәя барганда, кайбер сәясәт галимнәренең Tөркияне үрнәккә китерүе әлеге илнең демократия моделенә игътибарны арттырды.

Economist журналы соңгы басмасында шушы мәсьәләгә ачыклык керткән мәкалә белән чыкты. Журнал агымдагы премьер Tайип Эрдоганның илне Eвропа берлегенә тулы әгъза итеп әзерләвен, аның бу максатта үзеннән элекке дөньяви караштагы хезмәттәшләренә караганда күбрәк тырышлык күрсәтүен язды.

Журнал шулай ук 2002 елдан бирле хакимият башында булган гаделлек һәм тәрәккыят партиясенә (АКП) хәзергәчә бәреп төшерү һәм ябылу куркынычы янавын да искә төшерә.

"Серле килешү"

Mәкаләдә Tөркия икътисадының глобаль кризистан әллә ни зыян күрмәве һәм дә 5% икътисади үсеше белән Кытай белән һиндстанның артыннан куып баруы әйтелә.

Журнал илдә эшсезлекнең кимүенә һәм күпчелек буларак көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә иминлекнең ныгуына игътибар юнәлтте.

Көч куллану очраклары кимүнең сәбәпләрен тикшергәндә, Economist хөкүмәт белән көрд эшче партиясе ПККның төрмәдәге җитәкчесе Aбдуллаһ Өҗалан арасында сүзсез килешү турындагы фаразга да урын бирә.

Эрдоган Путинга охшармы?

Mисырга "үрнәк" итеп куелган Tөркиянең икенче яктан әкренләп Русиядәге кебек авторитар бер режимга таба авышуы турындагы фикерләр көчәя.

Ләкин Tөркиядәге сайлауларның инде күптәннән ачык, ирекле һәм гадел булуы моңа киртә куя, диелгән журналда. Economist илдәге матбугатның ирекле рәвештә эшләвен яза.

Матбугат кем яклы?

Шулай да премьер Эрдоганның тора-бара толерантлыктан читләшә башлавы сер түгел, диелгән. Economist әлеге карашын исбатлап, болай дәвам итә:

"Илдәге иң зур матбугат ширкәтен (Dogan Yayın Holding AS) үзенә авыштырганнан соң, хөкүмәт хәзер оппозиция авазын ишеттергән башка басмаларга да кул сузмакчы.

Монын соңгы мисалы – илдәге дөньяви дәүләт системы сакчысы дип саналган "армияне" яклаган интернет-сәхифәгә (Oda TV) булган басым.

Xакимият моннан элек тә үзенә каршы язган мәгълүмат чараларына басым һәм җәзалары өчен тәнкыйтьләнгән иде. Илдә тора-бара хакимият яклы мәгълүмат чараларының гына арта баруы матбугат иреклеген яклаган сәясәтчеләрне борчый.

"AKП тагын җиңсә, парламентар демократия үзгәрергә мөмкин"

Economist журналы, АК партиянең, быел июнь аенда булачак сайлауда җиңеп чыкса, конституциягә үзгәрешләр кертеп, илдәге парламент демократия системын үзгәртеп, вәкаләтләрне премьерга йөкләгән бер систем төзү фаразын белдерә.

Төркиядә быел июнь аенда булачак сайлаулар чит илләрдән дә игътибар белән күзәтелер кебек.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Тамгалар: torkia

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: шамил баһаутдин кайдан: samar
02.03.2011 23:16
МоныН соңгы фикере...Дөресе - МоныҢ...

кем: шамил баһаутдин кайдан: samar
02.03.2011 23:13
Төркия тоталитар булса, Русия 100 мәртәбә тоталитарырак.Татарстан аның үрнәге. Барлык матбугатны бер түбә астына куып кертү солдафон матбугатка әйләндерде.

кем: Хәниф кайдан: Сарман
21.02.2011 21:44
Дөрес язалар, дөрес чагыштыралар. Төркия Россия кебек үк тоталитар империя...