Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия: Конституция язмышы референдумда карала


Төркиядә 12 сентябрьдә ил конституциясендәге кайбер маддәләрне үзгәртү мәсьәләсе референдумга тәкъдим ителә. Тавыш бирүгә хокукы булган 49 миллион ватандаш "демокрaтия үзгәрешләр" кысаларында Төркия язмышына тәэсире булган "конституция үзгәреше пакеты" өчен тавыш бирәчәк.

"Референдумда нәрсә өчен тавыш бирүегезне беләсезме?" дигән сорауга җаваплар төрле, ләкин күбесенчә халык референдумның эчтәлеген аңлый. Бу хакта хөкүмәтнең белдерүләре таратылды. Оппозиция үз тарафдарларын референдумга "юк" дияргә чакыра. Матбугат чараларында, социаль аралашу челтәрендә Төркия халкы икегә бүленде: референдумга "әйе" һәм "юк" диючеләр.

Сәясәт мәйданы кыздырып, сәяси оешма җитәкчеләре шәһәрләргә барып, үз пропагандаларын алып барды. Ике якның да үз аргументлары бар. Оппозиция тарафы референдумны хөкүмәтне яклау буларак кабул итә. Хакимияттәге АК партия (гаделлек һәм үсеш фиркасе) өчен исә, бу, гомумән, сәясәттән тыш бер мәсьәлә.

Конституциядә нәрсә үзгәрәчәк?


Референдум пакетында конституциядәге 26 аерым маддәне үзгәртү каралачак. Мәгълүм булганча, ил кануннары соңгы тапкыр 1982 елда демократия белән сайланган хөкүмәтнең хәрбиләр тарафыннан таратылуыннан соң үзгәртелгән иде.

Европа Берлеге озак вакыттан бирле конституцияне "цивильләштерү" һәм хәрби идарәне сәясәттән читләштерү өчен Төркияне реформалар башкарырга чакыра. Хөкүмәтнең бу максатта әзерләгән әлеге конституция пакетына мондый үзгәрешләр кертелгән:

- демократик юллар белән сайланган хөкүмәтне хәрби көч белән таратырга теләгән кешеләр цивиль мәхкәмәгә тартыла алачак;
- хакимнәр шурасы һәм конституция мәхкәмәсенең кайбер вәкилләрен мәҗлес үзе сайлый алачак;
- кешеләрнең шәхси тормышы гарантиягә алыначак;
- цивиль халык хәрби мәхкәмәдә сорауга тартыла алмаячак;
- эшчеләрнең ризасызлык чараларына катнашу хокукы чикләнмәячәк һ.б.

Референдумга "әйе" һәм "юк" диючеләр

Сәясәтчеләр, сәнгатькәрләр, һөнәр берлекләре башлыклары, хөкүмәттән бәйсез оешмалар, артистлар, зур сәүдәгәрләр, язучылар һәм башка мөһим шәхесләр референдумга карашын һәм анда нинди тавыш бирәчәген инде күптәннән ирештерде.

"Әйе" диючеләрнең күпчелеген АК партия тарафдарлары тәшкил итә. Аларга өстәп кайбер һөнәр оешмалары башлыклары, элекке уңчылар белән либераль сулчылар пакетны яклаячагын белдерде. Алар арасында шулай ук хөкүмәтне якламаса да, бу карарга уңай караучылар шактый.

Төркиянең Нобель бүлеге иясе Орһан Памук әдәбият һәм сәнгать дөньясында танылган башка шәхесләр үзгәрешләрне яклаячагын игълан итте.

Референдумга каршы торганнар исә, оппозициядәге сулчы Җөмһүриятче халык партиясе (CHP), уңчы Милләтче халык партиясе (MHP) кайбер сулчы һөнәр оешмалары тора.

Тынычлык һәм демократия партиясе (BDP) референдумның узуына каршы тора. BDP халыкны тавыш бирмәскә чакырды.

Үзгәрешне якламаганнар нидән курка?

Җөмһүриятче халык партиясе (CHP) референдум аша конституция үзгәртелгән очракта, илнең хөкемгә тарту органы — мәхкәмәләрнең сәясиләр кулында калачагын алга сөрә. Ягъни кайбер партия вәкилләре фикеренчә, хөкүмәт бу ысул белән элекке ришвәтчелек гаепләүләрен бетереп, үз киләчәген гарантияләргә тырыша.

Җөмһүриятче халык партиясе (CHP) вәкиле Атилла Карт: "Алар шәхси һәм сәяси киләчәкләрен тәэмин итү максаты белән демократияне үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырышалар", дигән карашта.

Милләтче халык партиясе (MHP) фикеренчә, референдум пакетында Ак партиянең яшерен максатлары да бар. MHP генерал секретаре Җиһан Пачаҗы кайбер Европа илләрендәге кебек, мәҗлес хакимнәрен һәм конституция мәхкәмәсе әгъзаларын сайлау мәсьәләсенә ни өчен каршы булуына болай аңлатма бирде:

"Алар дәүләтне үз кулына алачак. Бу очракта монда демократиягә түгел, диктаторлыкка юл ачыла", ди.

Европа Берлеге таләпләре

Дәүләт секретаре һәм Европа Берлеге белән баш арадашчы Әгәмән Багыш исә конституция үзгәрешләрен кабул итмәү өчен бернинди сәбәп булмавын, моның Европа Берлегенә керү өчен мөһим адым булуын әйтә:

"Хәрби идарә конституциясе белән Европа Берлегенә әгъза булырга теләүчеләр арасында Төркия генә түгел. Төркия белөн бергә Поpтугалия һәм Греция кебек илләр дә, хәрби идарә көчле булган конституциясе белән, Берлеккә мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин демократик институтлар яхшыра башлагач кына, бу илләр белән Берлек арасында киртә юкка чыкты. Безнең өчен дә Берлеккә әгъза булу өчен мөһим адым конституцияне "цивильләштерү" булачак", ди.

Референдумга "әйе" һәм "юк" диюче тарафлар, аның үзләре теләгәнчә тәмамланачагына ышана. Фикер сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 12 сентябрь көнне ике як арасындагы ярыш "кызу" булачак.
XS
SM
MD
LG