Accessibility links

Кайнар хәбәр

Заманча технология үлгән җырчыны "терелтте"


"Тупак Шәкүр" чыгышы
"Тупак Шәкүр" чыгышы

Әлегә фантастика әсәрләрендә генә сурәтләнгән күренешләр инде реаль тормышта күренә башлады: узган якшәмбе Coachella фестивалендә әле 1996 елда ук һәлак булган Тупак Шәкүрнең “чыгыш ясавы” – моңа ачык мисал. Анда аның һолограм рәвешендәге чыгышы күрсәтелде.


Тупакны “терелтү” эшен Digital Group студиясендә 4 ай дәвамында алып барганнар. Әлеге студия Һолливуд проектларына махсус эффектлар эшләп танылган иде. Мисал өчен, нәкъ Digital Group хезмәтләрен “X-кешеләр”, “Бенджамин Баттонның серле тарихы” һәм “Трон. Амәнәт” фильмнарында күреп була. Ширкәтнең иҗади директоры Эд Ульбрих сүзләренчә, сәхнәдә “чыгыш ясаган” Тупакның һолограм бәдәне архив видеоларына яисә фоторәсемнәргә нигезләнеп эшләнмәгән. Бу фәкать энәсеннән җебенә кадәр кулдан эшләнгән иҗат дияргә була.

Танылган рэпперлар Dr.Dre һәм Snoop Dogg теләге белән эшләнелгән шушы һолограм сүрәтне хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Бу проектка игътибарның шул кадәр зур булуы сәбәпле Тупак Шәкүрнең һолограм рәсемен хәзер хәтта гастрольләргә җибәрергә дә ниятләнәләр, дип яза The Wall Street Journal.

MTV News хәбәр итүенчә, шушы тәүге тәҗрибәнең бәясе 100 мең белән 400 мең доллар арасында. Дигитал терелтү эшен, ягъни бар техник эшләрне башкарган AV Concepts ширкәте әлегә төгәл сумманы әйтми, әмма мондый проектны киләчәктә дә эшләү бик мөмкин, ди. Моңа кадәр һолограмнар Мадонна һәм Селин Дион тамашаларында кулланылган иде. Тупактан аремалы буларак, аларның икесе дә әлегә исән.

“Без Dr.Dre теләгәннәрнең барысын да үтәдек. Ул Тупакның селкенә торган сүрәтен генә түгел, ә рэперны тере килеш күрүен теләде. Аның сүзләренә һәм идеяларына колак салып Тупакны 2D форматында торгыздык”, - дип сөйләгән Av Concepts шикрәте президенты Ник Смит.



Тупак Амару Шәкүр 1971 елның 16 июнендә АКШның Нью-Йорк шәһәрендә дөньяга килә. Аның альбомнары дөнья буйлап 75 миллион данә сатылган. Ул җырларында актуаль социаль мәсьәләләр күтәрергә тырыша иде. Мәсәлән, фәкыйрьлек, расизм, наркомания һәм эчкечелек темалары легендар рэперның иҗатында зур урын алган. 1996 елда билгесез кешеләр рэпер утырган машинаны утка тота. Тупакка дүрт пуля тия, шуларның берсе уң як үпкәне тишеп чыга. Урынга килгән табиблар аны хастаханәгә илтә, ләкин анда Тупак Шәкүрне саклап кала алмыйлар. Ул 25 яшендә җәрәхәтләреннән дөнья куя.
XS
SM
MD
LG