Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Әнкара татарлары белән очрашты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия-Төркия хезмәттәшлек шурасының киңәйтелгән утырышында катнашу өчен 30 ноябрь көнне Әнкарага килде. Һава аланында аны Әнкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун һәм Әнкарада яшәүче татарлар каршы алды. Әнкара татарлары белән очрашуда Миңнеханов Татарстанның читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытуы турында әйткән. Әнкара татарлары Татарстан президентына үзләренең милли тормышы, тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне сакларга тырышулары турында сөйләгән. Mursel Feyzullahoğlu фотолары

XS
SM
MD
LG